Актаныш

Актаныш районы

18+
Бу мөһим

Күрше райондагы умарталыкта аю кунак булган

Илеш районы Җирче авылында бер умарталыкны аю туздырган.


Тагын да аю турында хәбәр. Илеш районы Җирче авылында бер умарталыкны аю туздырган

Илеш районы Җирче авылында умарталыкка аю килгән һәм кәрәзле бал белән сыйланган. Социаль челтәрләрдә Илеш районы умартачылары төшергән видео әйләнеш ала. Кадрлардан күренүенчә, умарталыкка аю килгән, умарталарны туздырып, рәхәтләнеп кәрәзле бал белән сыйланган. Берничә умартаны гына читләп узган.

Реклама
https://

«Аю, аю дигәнгә ышансый идек. Менә умарта ята, менә кәрәзләр, рамалар. Монысына тимәгән. Биредә рәхәтләнеп яткан. Берәр кайдан тагын килеп килеп чыкмасын», — дип сөйли умартачы кадр артында.

Әлегә җирле халыкка бу тирәдәге урманга гөмбәгә, гөлҗимешкә йөрми торырга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама
Токен:

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://