Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ленар ЗАРИПОВ Актаныш районы халкын Татарстан Республикасы көне белән котлады

Республика көне - республика, район халкының тынычлыгын, иминлеген, һәм бердәмлеген символлаштыручы зур бәйрәм ул.

 

Татарстан социаль-икътисадый һәм сәяси үзгәрешләр юлыннан атлый. Йортлар, юллар төзелә, социаль инфраструктура үсә. Халыкның тормыш шартлары яхшыра. Авыл хуҗалыгы тармагына, сәнәгатькә яңа технологияләр кертелә. Безнең районда да күп кенә республика һәм муниципаль программалар, проектлар тормышка ашырыла.

Агымдагы елда Республика көне сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек барган вакытка туры килде. Бу бик мөһим вакыйга. Ул республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән зур эш.

Бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш, хезмәт һәм иҗат уңышлары, иминлек телим. Дөньяларыбыз тынычланып егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Киләчәк буынга сугыш афәтләрен, югалтуларны күрергә язмасын. Бердәм булып, бергә булып эшләргә, яшәргә язсын!

 

Ленар ЗАРИПОВ,

Актаныш муниципаль район башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев