Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Азат Габдрәшитов: 2026 елдан яңа үлчәү авырлыгында көрәшә башлыйм

Хөрмәтле райондашыбыз, быелгы Чаллы Сабантуенда татарча көрәш буенча абсолют җиңүче, БРИКС илләре уеннарында билбау көрәше буенча чемпион Азат Габдрәшитов башка спортчылардан үзенең гадилеге, эчкерсез әңгәмәдәш булуы белән аерылып тора. Язучы һәм шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Роберт Сәләхиев истәлегенә Татар Суыксуы мәктәбендә оештырылган көрәш ярышына да кайткан иде ул. Әле яңа гына көрәш серләренә төшенә башлаган 8-12 яшьлек малайларга үзенең теләкләрен җиткерде, аларның бил алышу мизгелләрен карап, киңәшләрен әйтте.

Азат Габрәшитов башлангыч сыйныфларда Татар Суыксуы мәктәбендә укый. Укырга-язарга өйрәткән мәктәбен сагынган, кабинетларга кереп, укытучылар белән сөйләшеп алды.

Үзең укыган мәктәптә менә шундый ярышлар оештырылу- ул бик яхшы традиция. Мин дә шушы яшьтә көрәшә башладым. Көрәш авыр дип, ташламасыннар гына. Егетләргә уңышлар һәм тырышлык телим.

Аеруча бу укучыларга нинди киңәшләр әйтер идең?

Иң мөһиме- ярышта җиңелдем дип борчылып, көрәшне ташламаска кирәк. Минем, мәсәлән, ышанасызмы, ун ел көрәш белән шөгыльләнеп бер дә җиңгәнем булмады. Аннан гына бер-бер артлы җиңүләр яуладым. Соңгы ике елда бер дә җиңелгәнем юк. Туктаусыз үз өстеңдә эшләргә кирәк. Бу бер дә җиңел түгел, әмма үзеңне кулда тотарга кирәк!

Хәзер сезнең күзлектән краганда, көрәш белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бармы?

Әйе, татарча көрәшкә өйрәтү хәзер зур үсеш кичерә. Актаныш районы мәктәпләренең барысында да көрәш манекеннары, җиһазлар бар. Без үскәндә ястык кебек матада көрәштек. Хәзер спорт заллар да зур көрәш бәйгеләренә җәя торган коверлар белән тәэмин ителгән. Бары теләк кенә булсын.

Сабантуйдагы көрәш ярышыннан соң нинди бәйгеләрдә катнаштың?

Аягыма операция ясатырга туры килде бит. Шулай да көрәшне ташламадым. Үземне сынап карау өчен Зәй шәһәрендә Ренат Фәрдиев истәлегенә оештырылган ярышта катнаштым һәм 1 урын алдым. Тагын бер турнир булырга тиеш иде, аны кичектереп тордылар. 2026 елның февралендә Герой- шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнир булачак, бөтен әзерлек шушы турнирга юнәлдерелгән.

Тагын нинди яңалыкларың бар?

Яңалык шул- алдагы елдан яңа үлчәү авырлыгында келәмгә чыгам, 100 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр белән көч сынашачакмын. 2024 һәм 2025 елларда 90 килограмм авырлыктагылар белән көрәштем. Авырлыкны куу элеккечә җиңел түгел. Һәрвакыт көрәшкә 10 килограммга кимеп чыга идем. Көч җыям.

Көч җыю ничегрәк бара?

Көннең беренче яртысында штангалар белән төрле күнегүләр ясыйм, тимердә утырам дип атала инде ул. Кичке якта спортзалда шөгыльләнәм. Спортчылар белән бергәләп шөгыльләнәбез, көрәшеп карыйбыз. Көрәш техникасын камилләштерәбез.   Атнасына 6 көн шөгыльләнәм. Спортчыга да ял кирәк, якшәмбе ял итәм.

Үзеңнең килчәчәгеңне ничегрәк күзаллыйсың?

Әле минем көрәш карьерасы дәвам итә. Алла бирса, алга таба да шул өлкәдә эшләячәкмен. Киләчәктә балаларга үземнең осталыгымны, тәҗрибәмне биреп калдырасм килә. Бәлки минем кебек, бәлки миннән дә көчлерәк көрәшче тәрбияли алырмын. шунысы игътибарга лаек, шәһәр баласына караганда авыл малайлары физик эшләп үскәнгә микән, көчлерәк һәм җитезрәк. Бары аларга ярдәм итәргә, сәләтләрен вакытында ачарга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев