Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Район данын Пучы мәктәбе яклаячак

“Куркынычсыз көпчәк” Бөтенроссия конкурсының район этабында мәктәпләрдән 12 яше тулмаган ике кыз һәм ике егет составындагы егерме өч яшь инспекторлар хәрәкәте командалары көч сынашты.

“Куркынычсыз көпчәк” бәйгесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесе һәм мәгариф бүлеге белән берлектә уздырыла. Ул “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасы һәм “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру “ программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Велосипедта йөрүче балалар исә бу бәйгене ел саен көтеп ала. Аңа мәктәпләрендә ныклап әзерләнәләр. Укучылар җиңү өчен тырышса, аны оештыручыларның максаты зуррак. Юлларда балалар катнашындагы хәвеф-хәтәрләрне киметү, аларның юл культурасын тагын да күбрәк белүләренә ирешү булып тора.

Бәйгене ачу тантанасында районның ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев тә бу хакта ассызыклады.

– “Куркынычсыз көпчәк” бәйгесе зур әһәмияткә ия. Ул балаларда юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча профилактика алымы булып тора. Чөнки көннәр җылыну белән урамнарда велосипедларда, питбайкларда, электр самокатларында  йөрүчеләр саны күбәйде. Быел инде мотоциклда йөрүче яшүсмер катнашында бер юл һәлакәте теркәлде. Аллаһка шөкер, тән җәрәхәтләре алучылар юк. Безнең тарафтан рейдлар даими үткәрелә. Ата-аналарга шуны әйтәсе килә, мондый техника алып бирер алдыннан ныклап уйлансыннар иде. Бу, балаларның сәламәтлеге, аларның тормышы. Моның өчен административ җаваплылык та каралган. Әгәр яшүсмергә 16 яшь тулган икән, юл йөрү
кагыйдәләрен бозган очракта  аңа хокук бозулар турындагы Административ Кодексның 12.7 маддәсенең беренче кисәге буенча 5 мең сумнан алып, 15 мең сумга кадәр штраф каралган. Ата-аналарга  хокук бозулар турындагы Административ Кодексның 5.35 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Әгәр транспортның хуҗасы ата-ана яки башка кеше икән, моның өчен дә административ
җаваплылык каралган.

Шуның өчен балалар, юлларда сак йөрегез. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары буларак, сез башкаларга да юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча аңлатулар алып барасыз. Бүгенге бәйгедә барыгызга да уңышлар телим, – диде.

– Бәйгенең максаты, укучыларда урамда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру, балаларның транспорт чаралары аркасында юлларда имгәнүен булдырмый калуга ярдәм итү, куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булып тора. Райондагы яшь юл хәрәкәте  инспекторлар отрядларына күбрәк балаларны җәлеп итәргә тырышабыз. Чөнки үзе шушы отрядта булган бала кагыйдәләрне бозмаска, үзләреннән кечерәкләрне дә аңа өйрәтергә омтыла, –  ди юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.

 

Алты станциядә

көч сынадылар

 

Бәйгедә катнашучылар көчләрен алты этапта сынады. Иң беренче, юл йөрү кагыйдәләрен белү. Биредә алар 20 сорауга ун минут эчендә җавап бирергә тиешләр иде. Икенчесе медицина өлешенә карый. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләре генә белеп калмыйча, аны яшьтәшләренә дә өйрәтергә, юл фаҗигасендә зыян күргән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтә алырга тиеш. Алар билеттагы сорауларга җавап бирделәр. Өченчесе , велосипед частьларын белү буенча.  Дүртенчесе, “Велосипедта фигуралы йөрү” өлешендә махсус киртәләр белән җиһазландырылган мәйданчыкта вакытка велосипед белән төрле фигуралы йөрүләр башкардылар. Бишенчесе, тормыш иминлеге нигезләренә кагыла. Биредә укучылар мәктәпкә куркынычсыз юл дигән биремне чиштеләр. Алтынчысы “Агитбригада” дигән иҗади биремдә командалар үз сәләтләрен күрсәтте.

Бәйгедә  укучылар һәр этапта җиңү өчен көрәште. Шулай булмый ни, җиңүчеләргә бүләкләр шактый саллы иде.

1, 2 нче урын алган командага велосипед, 3 урын алган командага принтер вәгъдә иттеләр.

Барлык биремнәрне үтәп чыкканнан соң, 1 урынга Пучы мәктәбенең беренче,   2 урынга Актанышның 2 нче урта мәктәбе, 3 урынга Пучы мәктәбенең икенче командасы һәм Актанышның 1 нче урта мәктәбе командалары  лаек булды.    

Пучы  мәктәбе командасы Түбән Кама  шәһәрендә узачак республика этабында  район данын яклаячак.

 

Азалия Шәйхетдинова, Күҗәкә мәктәбенең 3 сыйныф укучысы:

– Әлеге бәйгегә көн саен әзерләндек. Велосипед белән дөрес итеп йөрергә өйрәндек, тестлар чиштек. Үзем велосипедта йөрергә яратам. Машина юлына чыкмыйм.

 

Гүзәл Шәмсиева, Пучы мәктәбенең 3 сыйныф укучысы:

– Без Пучы мәктәбенең “Бөркет” отряды укучылары. “Куркынычсыз көпчәк” бәйгесенә әзерләнгәндә, яланда велосипедта йөрдек. Машина юлында 14 яшь тулгач кына йөрергә ярый. ПДДларны кабатладык. Велосипедта йөрергә яратам. Әлеге бәйгедә дә иң яраткан бирем, велосипедта фигуралы йөрү.

 

Диләрә Хәбибуллина, Актанышның 2 нче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы:

– Бәйгегә әзерләнгәндә биремнәрне чиштек, велосипедта фигуралы йөрүгә игътибар иттек. Мин өйдә дә велосипедта йөрим. Машина юлына чыкмыйча, җәяүлеләргә комачауламый гына йөрергә тырышам.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев