Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район җитәкчелеге 95 яшьлек юбилярга В.В. Путинның тәбрикнамәсен тапшырды

Бүген Адай авылында яшәүче Вәлиева Намимә Имаметдиновага 95 яшь тулды. Бу мөһим вакыйга уңаеннан Намимә апа яшәгән йортка зур кунаклар да килде.

 

Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин да юбилярны тормыш бәйрәме белән җылы котлады.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева да бәйрәм мизгелләре белән уртаклашты, ихлас котлауларын җиткерде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путиннан котлау открыткасы, Актаныш районы башлыгының күчтәнәчләрен тапшырды.

95 еллык юбилей шәхси бәйрәм генә түгел, ә авылда буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытучы мөһим вакыйгага әверелә. Намима Имаметдинова исеменә әйтелгән котлаулар өлкән буынга хөрмәт символы да әле ул. 

Илебезнең Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы тернәкләнү чорын хәтерләүчеләр елдан-ел азая бара, әмма мондый юбилейлар безгә үткәннәр турында истәлекләрне сакларга һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкинлек бирә. Вәлиева Намимә Имаметдин кызы тирә-юньдәгеләрне үзенең тормыш юлы һәм туган җиргә мәхәббәте белән рухландыра торган тере тарих.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев