Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Районыбызның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре махсус хәрби операциядә җиңүгә үз өлешен кертә

Бүген 3 декабрь, Россиядә Халыкара инвалидлар көне. Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз үзләрен бер дә башкалардан ким итеп тоймасын өчен район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова бик зур көч куя. Аның җитәкчелегендә районыбызның башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнаша.

Махсус хәрби операциянең илебез халкы өчен никадәр мөһим булуын барыбыз да аңлый. Актаныш районы инвалидлары Ватанны саклаучыларга теләктәшлекләрен белдерергә теләп, үз акчаларына хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыя. Һәркем волонтерлар белән берлектә бу изге эшкә көченнән килгәнчә өлеш кертергә тырыша.

Быел инвалидлар махсус хәрби операция зонасына үз акчаларына чәйләр сатып алып җибәрде. Авыллардагы инвалидлар да бу эштән читтә калмый, токмачлар кисәбез, оекбашлар бәйлибез, маскировка челтәрләре үрүдә катнашабыз, үләннәр, яшелчәләр киптерәбез. Хәтта акча җыеп яралы солдатларга иң кирәк булган дару- нефопамны Мәскәүдән кайтартып махсус хәрби операциягә җибәрдек.

Бу изге эштә башлап йөрүчеләр: Яңа Әлемнән Гөлчәчәк Фасикова, Иске Сәфәрдән Розалия Баянова, Меңнәрдән Фидалия Басыйрова, Иске Байсардан Нурзидә Фәрраховага бик зур рәхмәт. Волонтерларга хәтта 86 яшьлек инвалид апаларга кадәр сетка үрүдә булыша. Бу эш планлы рәвештә системалы алып барыла, -диде инвалидлар декадасына старт бирүче конференциядә Фәйрүзә Разетдинова.

Иске Байсар башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Нурзидә Фәррахова конференциягә мөмкинлекләре чикләнгәннәр бәйләгән, ясаган махсус хәрби операциядәге солдатларга җибәрелә торган кирәкле әйберләрне алып килгән иде. Аларны мәдәният хезмәткәрләре белән күргәзмәлеккә дә куйганнар.

Ел әйләнәсендә яу кырындагы сугышчыларга инвалидлар тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Күмәкләп токмач кисү, , йон егерләп оекбашлар бәйләү, маскировка челтәрләре үрү, дару үләннәре җыю, яраларга сөртергә мазьлар ясауда катнашабыз, башка кирәк-яраклар белән һәрвакыт булышабыз. Мондый чаралар инвалидларны үзара дуслаштыра, үзләренең әле кешегә кирәк икәнен тоярга мөмкинлек бирә, -ди Нурзилә Фәррахова.

Актанышбаш авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе, Чөгәнә клубы мөдире Алсу Арсланова җирлектә 1005 кеше яшәвен, аларның 68 е мөмкинлеге чикләнгән кеше, шуларның 4се бала икәнлеген әйтте. Район инвалидлар оешмасы планы нигезендә җирлектә бик күп эшләр башкарыла.

Җирлектә яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле авылдашлар махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия концертларына катнаша. Шулай ук гуманитар ядәм җыюда да активлар. Узган ел Чөгәнә, быел Актанышбаш авыл мәдәният йортында күпләп окоп шәмнәре ясыйлар.Балалар иҗат үзәгендә оештырылган маскировка челтәрләре үрү өмәләренә киле җиңү өчен үз өлешләрен кертәләр.

Алсу Арсланова Әҗәкүл авылында яшәүче инвалид Илнур Могътазировка аерым рәхмәт белдерде, Илнур сетка үрү материалларын кисеп, үрергә җайлап бирә. Хәйрия концертларында даими катнаша. Өстәвенә шахмат, шашка буенча республика ярышларында призлы урыннар яулый, районыбыз командасының инвалидлар спартакиадасында 1 урын алуында аның өлеше зур..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев