Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

“Россия йөрәге” гаилә учагы

Бөтенроссия гаилә учагы 23 гыйнвар көнне Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) уздырылган Гаилә елын ачу тантанасында кабызыла.

Барлык федераль 
округлардан җыелган яшь гаиләләр Бөтенроссия гаилә учагының кыйпылчыгын үз төбәкләренә алып кайталар. Татарстанда да ул районнан-районга күчеп йөри. 22 апрель көнне, ниһаять, Актанышыбызга килеп җитте. “Россия йөрәге” гаилә учагын күп балалы Алмас һәм Венера Сабитовлар гаиләсе Мөслим районына барып алып кайтты. 

Мөслим үзенең кунакчыллыгы белән каршы алды. “Мизгел” яшьләр үзәгендә күңелле чара оештырылды. ЗАГС, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре актанышлыларны үзләренең үрнәк гаиләләре белән 
таныштырдылар. 

Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов 45 еллык сапфир туйларын билгеләп үтүче Васил һәм Рәмзия Гыйләҗевләргә һәм 35 ел биргә гомер итүче Альберт һәм Ирина Тимашевларга район тормышында актив катнашулары өчен тирән рәхмәтен белдерде, истәлекле бүләкләр 
тапшырды. 

Мөслим һәм Яңа Усы авылларында гомер итүче гаилә башлыклары Васил Гыйләҗев һәм Альберт Тимашев тату һәм бәхетле гаиләне саклау серләре белән бүлештеләр. Әти-әниләрен 
тәбрикләргә балалары, 
оныклары килгән.

Ут күршеләрдә узган әлеге тантаналы чарада Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, гаилә актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева да катнашты. Дилбәр Миркасыйм кызы актанышлылар исеменнән сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 

Мөслимнең моңлы сандугачлары Айрат һәм Айгөл Шәйгәрдановлар гаиләсе “Гаилә учагы” капсуласын Актаныш районында яшәп, 13 бала тәрбияләүче Сабитовлар гаиләсенә тапшырды. Алар үзләре аны бер атна элек Азнакайдан кабул итеп алган. Актанышта озаграк – 2 апрельгә кадәр торачак. Аннары Минзәлә шәһәренә күчәчәк.

Сабитовларны Актанышта Тантаналар залында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов каршы алды. 

Тантанага үрнәк гаиләләр дә чакырылган иде. Пучыдан Равил-Фәнүзә Галимовлар, Татар Суыксудан Аяз-Ленара Галимовлар, Иске Байсардан Илгиз-Рәзилә Гыйздәтуллиннар, Иске Кормаштан Ленар-Люзия Фәрдиевләр, Ирмәштән Илнур-Гөлназ Имамовлар, Яңа Богадыдан Риф-Вәсилә Хөсәеновларны район башлыгы Гаилә елы белән тәбрикләде.

Шушы гаиләләр Сабитовлар алып кайтып җиткергән гаилә учагын кулдан-кулга йөртеп, йөрәктән-йөрәккә күчерделәр. 

2024 ел – Гаилә елында символик мәгънә салынган, тәрбияви әһәмияткә ия тарихи вакыйганың төп шаһитлары булдылар.

Филиза СӘЛАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев