Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сабантуй-2024: Актанышка Россия чаңгы федерациясе җитәкчесе Елена Вяльбе килде

Актаныш районына 5 тапкыр Дөнья Кубогын, күп тапкырлар Олимпия чемпионы исемен яулаган данлыклы спортчы, Россия чаңгы федерациясе җитәкчесе Елена Валерьевна Вяльбе килде.

Елена Валерьевна Актанышка Татарстанда чаңгы спортын үстерүгә искиткеч зур көч куючы, якташыбыз, «Челтәр компаниясе» директоры Илшат Фәрдиев чакыруы буенча кайтты. Мәртәбәле кунакларны районыбыз башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге делегация каршылады.

Илшат Шәех улы чаңгы федерациясен үз канаты астына алуга республикабыз спортчылары дөньякүләм ареналарда чыгыш ясап зур уңышларга иреште. Татарстанның җыелма командасы Россия ярышларында җиңүләр яулады. Чаңгы спортын популярлаштыручы спорт корылмалары төзелде, аларда бүген меңләгән кеше сәламәтлеген ныгыта. Районыбызга СССРның атказанган спорт мастеры (1989), Россиянең атказанган спорт мастеры (1992), өч тапкыр олимпия чемпионы (1992, 1994, 1998), олимпия уеннарының бронза призеры (1992), дөнья чемпионы(1989, 1991, 1993, 1995, 1997), дөнья чемпионатының көмеш призеры (1989, 1991, 1997), биш тапкыр дөнья кубогын яулаучы, Россия чаңгы спорты федерациясе президенты Елена Вяльбеның Сабантуйга 

кайтуы бик яхшы фал.

Димәк, Актаныш спортчыларына тагы да зуррак мөмкинлекләр ачылырга тора. 

Руслан Усманов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев