Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сөенеп каршы алдык: «Ак инеш»ләребез туган якка кайтып җитте

Кырым кояшында кызынып, Кара диңгез дулкыннарында кинәнеп «Ак инеш» ансамбле егетләре-кызлары туган ягыбызга кайтып җитте.

"Ак инеш" ансамбле коллективы "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесендә мактаулы урыннар яулап Татарстаныбызның Кырымдагы лагерена юллама белән бүләкләнгән иде. Районыбызның яшь биючеләре ансамбльнең җитәкчесе Лилия Фәтхуллина белән бергәләп 21 көн дәвамында Кара диңгез ярлары буенда ял итте.

Бүген "Ак инеш"ләр яңа уку елына көч туплап иртә белән Актанышка кайтып җитте. Әлбәттә, яшьләребезнең ялы бик эчтәлекле, төрле чараларга бай булды. Татарстаннан килгән талантлар Кырым Республикасында оештырылган төрле чараларда чыгыш ясадылар. Тамашачыларның алкышларына, соклану, хуплау сүзләренә лаек булып, киләчәккә яңа иҗади планнар корып лагерь тормышы белән саубуллаштылар. 

 "Ак инеш" ансамблен бу матур, хис-тойгыларга бай сәфәрдән исән-сау кайтып җитүләре белән тәбрик итәбез. Тагы да күңелле, мавыктыргыч биюләр белән район, республика сәхнәләрен гөрләтүләрен һәм, әлбәттә инде, бәйге -конкурсларда җиңүләр теләп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев