Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Тәрбиягә җан өрүче Синдер ул – тәрбияче

“Алтынчәч” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе - 2024” республикакүләм һөнәри бәйгенең зона этабы узды.

Биредә Актаныш, Мөслим, Сарман, Азнакай районнарыннан килгән тәрбиячеләр көч сынашты. Конкурсантларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде.

– Хөрмәтле тәрбиячеләр! Әлеге бәйгеләр балаларны  тәрбияләүдә һөнәри яктан тагы да үсәргә, камилләшергә этәргеч бирсен. Киләсе яшь буынның тәрбияле, белемле булуы сезнең кулларда. Сез үзегезнең райондагы бәйгедә җиңүләр яулап, бүген бирегә зона этабында көч сынашырга килдегез. Барыгызга да уңышлар телим, – диде.

“Алтынчәч” балалар бакчасы нәниләренең концерт номерлары бәйгедә катнашучыларга үзләренең каушауларын оныттырырга ярдәм иткәндер. Чөнки алар балалар белән уртак телне тиз тапты. Үзләренең чын тәрбияче булуларын расладылар.

Бәйгенең нигезләмәсе
буенча, тәрбиячеләр ике биремдә осталыкларын күрсәттеләр. “Минем педагогик табышым” дигән өлештә үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр. Икенче өлештә “Алтынчәч” балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән ачык шөгыль күрсәттеләр.

Аларга бәяне Татарстан
Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы консультанты
Татьяна Сидорова, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» мәктәпкәчә белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Рузилә Абдуллина, Казан педагогия көллиятенең мәктәпкәчә фәннәр укытучысы Ольга Липатовадан торган жюри бирде.  

– “Ел тәрбиячесе-2024”
республика бәйгесе 12 зонада үтә. Анда 138 тәрбияче катнаша. Республика этабында 30 тәрбияче көч сынашачак. Хәзер зоналарда сайлап алу турлары бара. Жюри составы конкурсантларга бәя биргәндә федераль белем бирү стандартларына, программаларына игътибар итә. Шулай ук чыгышларның регламенттан артмавы, ничә бала катнашу да исәпкә алына. Һәр тәрбияче үзенең методик темасын күрсәтә, – диде Рузилә Абдуллина.  

– Уртанчылар төркемендә ачык дәрес күрсәтәм. Төп методик темам “Авторлык дидактик уеннары аша балаларны һәр яклап үстерү” дип атала. Чөнки балаларга уен рәвешендәге шөгыльләр ошый. Аларны уеннарсыз шөгыльләргә җәлеп итеп тә булмый. Үзебезнең эшчәнлектә әти-әниләрне дә җәлеп итәргә тырышабыз, –  диде Актанышның “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Гәрәева.

– 2012 елда районда үткән бәйгедә җиңү яулап, зона турында катнашкан идем. Быел менә тагын катнашу насыйп булды, – ди Мөслимнең “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе  Резеда Мөхәммәтова.

– Мондый конкурслар нәрсә бирә?

– Әлеге конкурслар безгә төрле район тәрбиячеләре белән аралашу, аларның дәресләрен карау мөмкинлеге бирә. Без алардан үзебезгә яңалыклар алып кайтабыз һәм киләчәктә үз эшебездә кулланабыз. Бу безне рухи яктан да үстерә. Ә безне бәйгегә әзерләгәндә коллективның да ярдәмен нык тойдык. Чөнки бердәм булып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була.

– Тәрбияче өчен иң мөһиме нинди сыйфатлар дип
исәплисез?

– Иң беренче, балаларны яратырга кирәк. Син аларны яратсаң, алар да сине яратачаклар. Үз хезмәтеңне ярату да кирәк. Тырышлык, сабырлык, яңалыкларга омтылу да мөһим.

Тәрбиячеләренә теләктәшлек белдерергә, көч бирергә бакча мөдирләре дә килгән.

– Безнең балалар бакчасыннан Фирүзә Закирова катнаша. Ул бик нык әзерләнде. Без дә аңа кулыбыздан килгәнчә булыштык. Аның методик темасы  театр сәнгате буенча. Ул аны ачык шөгыле, презентациясе аша яктыртачак. Без хезмәттәшебезгә уңышлар телибез, –  диде Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире Гүзәл Сәрвәрова.

Биредә көч сынашкан барлык тәрбиячеләр дә җиңүче дип белдерде жюри әгъзалары. Чөнки алар балаларның мәхәббәтләрен яулый алдылар. Монысы исә, иң мөһиме.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев