Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татар Ямалысы авылы сайлаучыларын коймак пешереп каршы алдылар

Татар Ямалысы авыл җирлегендә яшәүче 489 сайлаучының күпчелеге сайлауларның беренче көнендә, 15 март көнне үк Россия президентын сайларга авыл мәдәният йортына урнашкан сайлау участогына килде.

15 март көнне Татар Ямалысы авылы халкы өчен тагын бер бәйрәм оештырылды, яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу мөһим объектны тантаналы ачуда катнашканнан соң авылдашлар 649 нчы сайлау участогына узды. Ә анда сайлаучыларны  коймаклар пешереп каршы алдылар. Тәмле чәйләр эчеп, үзара сөйләшеп, аралашып кәефләре күтәрелгән сайлаучылар изге теләкләр белән үз тавышларын бирде.

Татар Ямалысы, Буазкүл, Бүләк авылларыннан беренче тапкыр сайлауларда катнашучы 15 яшь егет һәм кызга сайлау комиссиясе рәисе Тәскирә Варина хөкүмәт тарафыннан бирелгән истәлек бүләкләре тапшырды. 

Авыру сәбәпле һәм урын өстендә ятучы 30 дан сайлаучының өйләренә барып сайлаттылар.

Сайлау комиссиясенең эшчәнлеге һәм сайлаулар барышы белән район башлыгы Ленар Зарипов һәм башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов танышты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев