Татар Ямалысында һәр сайлаучыга игътибар зур
Бу мөһим

Татар Ямалысында һәр сайлаучыга игътибар зур

649 нчы сайлау участогында тавыш бирергә килгән һәркемне мәдәният хезмәткәрләре җылы йөз белән каршы ала.

Татар Ямалысы авыл җирлегендә сайлау көне күтәренке кәефтә уза. Бирегә тавыш бирергә килгән кешеләрне мәдәният хезмәткәрләре матур җырлар белән каршы ала. Сайлау участогы урнашкан мәдәният йорты каршында чәй өстәле әзерләнгән, халык өчен коймак пешерелә, Агыйделдән тотылган балык четер-четер кызып тора. Җыр-биюләр дә сайлау көне мохитын тагын да җанландыра.

Татар Ямалысында сайлау участогында халыкка хөрмәт күрсәтеләБез участокка килгәндә, сайлаучыларны клуб мөдире Айсылу Нургалиева һәм аның тормыш иптәше парлап җырлап каршы алды.

649 нчы сайлау участогы комиссиясе рәисе Тәзкирә Варина сүзләренчә, авыл халкы сайлауларда актив катнаша.

Татар Ямалысында сайлау участогында халыкка хөрмәт күрсәтелә

— Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бара. Авылыбыз халкы бик актив, Аллага шөкер. Минем фикеремчә, һәр кеше сайлауларда үз фикерен белдереп, үз тавышын бирергә тиеш. Киләчәктә илләребез имин һәм тыныч булсын, махсус хәрби операцияләр тизрәк тукталсын, анда кемнеңдер әтисе, абыйсы, баласы, улы исән-имин, сәламәт булып, туган якларына әйләнеп кайтсын иде. Югарыда утыручыларга да мәрхәмәт-шәфкать телим. Илләребез тынычланып, иминлек булсын иде, — диде ул.

Участоктагы исемлектә барлыгы 480 сайлаучы исәпләнә. Бүгенге көнгә аларның 230ы үз тавышын биргән.

Татар Ямалысында сайлау участогында халыкка хөрмәт күрсәтеләСайлаучыларны участокка җәлеп итү, аларга күтәренке кәеф бүләк итү өчен мәдәният хезмәткәрләре махсус программа әзерләгән.

— Халыкны сайлауга җәлеп итү өчен клуб җитәкчелеге тарафыннан концерт номерлары, җыр-биюләр оештырыла. Клуб каршында халык өчен коймак пешә, чәй куелган. Кичә дә шулай булды, бүген дәвам итә, иртәгә дә шулай булыр дип көтәбез. Сайлау комиссиясе әгъзалары халыкны якты йөз белән каршы ала, һәркемгә уңышлар телибез, — ди Тәзкирә Варина.

Татар Ямалысында сайлау участогында халыкка хөрмәт күрсәтеләБыел Татар Ямалысында өч яшь егет һәм кыз беренче тапкыр сайлауда катнаша. Өйләренә барып тавыш бирүчеләр дә бар. Аларның гаризалары нигезендә комиссия әгъзалары иртәгә сайлаучылар янына барачак.


Нет комментариев