Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Татар халык җырларын балачактан тыңлап үстек

Актаныш сәнгать мәктәбенең фортепиано укытучысы һәм концертмейстер Ләйсән Фәрухшина белән әңгәмә.

Ләйсән Фәрухшина – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, Актанышыбызның оста гармунчысы Мирзанур Фәрухшинның кызы. Ирмәш авылының җыр-моңга гашыйк нәселенең бер буыны ул. Туган җире, тал бишекле тау итәгенә сыенып, Актанышның иң матур бер үзәнлегендә урнашкан. Мул сулы елга-күлләре, челтер сулы чишмәләре белән хозурланып үскән кызның сәнгать юлын сайлавы бер дә гаҗәп түгел. Югары белемле музыка укытучысы хезмәт юлын фортепиано белән бәйләгән.

Ләйсән Мирзанур кызы белән җыр темасына да сөйләшеп алдык.   

 

– Җырның тәрбияви ягы мөһимме?

 

– Минем үземә татар композиторлары көйләре күңелгә якын. Җырның тәрбияви әһәмияте бик мөһим, дип саныйм. Без үскәндә, укыганда тәрбияви җырларга игътибар бирелә иде. Хәзерге музыканы тыңлый алмыйм. Көй ягыннан бай кебек, ләкин мәгънә ишетелми.

Җыр язучыларга үтенечем бар: берүк, халыкны әйбәтлеккә өнди, дөрес тәрбия бирә торган яхшы җырлар иҗат итсеннәр иде.  

 

– Кайсы җырлардан рухи азык аласыз?

 

– Әйткәнемчә, татар халык көйләрен яратам. Анда безнең милләтебез тарихы, халкыбызның үткән тормышы чагыла. Кайсы мохиттә яшәгән, нинди максатлар куйган? Нихәтле
авырлыклар кичергән!? Безнең халыкның сабырлык, ярдәмләшү кебек сыйфатлары чагылган, яхшылыкка илтә торган җырлар алар. Классик композиторларыбыз Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин – бөек шәхесләр. Иҗаты белән үрнәк алырдай кешеләр. Луиза Батыр-Болгари иҗаты да бай.

Үзебезнең якташларыбыз бик матур җырлар язалар. Инсаф Хәбибуллин, Илгиз Закировның җырларын тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

– Фортепианода уйный белү җырчы өчен дә кирәкме?

 

– Үземнең абыем, җырчы Газинур Фәрухшинның үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнүе аңа иҗатында нык ярдәм итә. Инструментта уйный белү җырчыга яңа җырлар өйрәнүдә булыша.

Вокал бүлегендә гомуми фортепиано дигән дәрес керә. Чөнки алар вокал юнәлештә укырга керсәләр дә, фортепианода уйнауны таләп итәләр. Бу инструмент баш мие эшчәнлеген активлаштыра. Әгәр бала киләчәктә фортепиано юнәлешен сайламаса, барыбер тормышта аңа зур үсеш бирәчәк.

– Бөтен кеше дә өйрәнә аламы соң?

 

– Күп нәрсә баланың үзеннән тора, һәрберсенә шәхси якын килә белергә кирәк. Кемдер бер әйтүдән алдырып китә, кемгәдер берничә тапкыр әйтү мөһим.

Уйнаганда да шулай ук. Кемдер бит тиз аңлап уйный башлый, кемгәдер күп тапкыр кабатлап, өйрәнеп, тырышлык күрсәтергә туры килә. Әти-
әнисе музыкага якын кешеләр икән, ул чагында җиңелрәк. Сәләт геннар аша бирелә. Ләкин музыкаль гаилә булмаса да, бала үз тырышлыгы,
сабырлыгы белән үзенең куйган максатына ирешә ала.

 

– Сез көйгә үзгәрешләр кертә аласызмы?

 

Композитор язган көйгә аны уйнаучы өстәмәләр кертә ала. Ул музыкантлар телендә “эшкәртү” дип атала. Һәр заман үз таләпләрен куя.

 

– Көй язып караганыгыз бармы?

 

– Балалар бакчалары өчен язган көйләрем бар. Нәниләр өчен нотага кертү максаты белән язылды алар. Балалар бакчасында музыка тәрбиячесенә берничә җыр язып бирдем.

 

– Үзегез кайсы укытучыдан өйрәндегез?

 

– Актаныш музыка мәктәбендә миңа өч укытучыдан белем алырга туры килде. Фәйрүзә Гәрәева, Гүзәл Вәҗиева, Сәрия Фәрдиевага рәхмәтлемен. Һәрберсен дә хөрмәт итәм. Аллаһы Тәгалә аларга ике дөнья бәхетен насыйп итсен, сәламәт булсыннар.

Филиза ГОМӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев