Татарстан Республикасы хәрби хезмәткәрләргә, аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклы, тулы социаль ярдәм күрсәтә
Сугыш хәрәкәтләренең барлык ветераннарына тиешле таныклык нигезендә айлык акчалата түләү билгеләнә. Аның күләме индексацияне исәпкә алып, хәзерге вакытта 3 896 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә Татарстанда 2377 ветеран исәпләнә.
Россия Федерациясе Геройлары һәм һәлак булган Россия геройларының гаилә әгъзалары ай саен акчалата түләү алу хокукына ия. Әлеге түләү иң зур күләмгә ия һәм 83 496 сум тәшкил итә. 2023 елда Россия Герое исеме якташыбыз Рәсим Рәшид улы Баксиковка бирелде.
Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына йөклелек вакыты йөз сиксән көннән дә ким булмаган очракта бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләнә. Әлеге түләү күләме 36 278 сум тәшкил итә. Әлеге түләүләрне бүгенге көндә 156 хатын-кыз ала.
Мөһим! мобилизация буенча хәрби хезмәт тәмамланган көннән алып алты ай эчендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тулырак "ЗАБОТА О СВОИХ" сайтында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев