Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татарстанда су басу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин

Татарстанда су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 220 торак пункт эләгергә мөмкин, анда 13 000 нән артык кеше яши. Бу хакта республика вице-премьеры хәбәр итте.

Рөстәм Нигъмәтуллин 2024 елның язгы су басу чорына фаразлары бик тә борчулы. Февраль ахырына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикадагы кар катламының биеклеге уртача күпьеллык күрсәткечләрдән күпкә югарырак. Шуңа күрә бу язда су басу киеренке булырга мөмкин.

"Муниципаль районнарга бүгенге көннән үк югары әзерлек режимына күчү, ә су басу башланса, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчү тәкъдим ителде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев