Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районының террорга каршы көрәш комиссиясендә бәйрәмнәрдә халык иминлеген тәэмин итү турында сөйләштеләр

Тиздән Актаныш районы халкын бик матур бәйрәмнәр көтә. 30 август- Татарстан Республикасы көне, 2 сентябрь- Белем бәйрәме массакүләм халык катнашында зурлап уздырыла. Бүгенге террорга каршы көрәш комиссиясендә әлеге бәйрәмнәрне тыныч һәм имин уздыру турында сөйләштеләр. Комиссия утырышына Актаныш районы башлыгы, террорга каршы көрәш комиссиясе рәисе Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

Район террорга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Айдар Фәрдиев 3 сентябрь, террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнен дә күздә тотып, Татарстан Республикасы көнен, Белем көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү чорында террор куркынычын кисәтү, иҗтимагый иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында чыгыш ясады. Шулай ук 8 сентябрь, Бердәм сайлау көнендә дә куркынычсызлык шартларын булдыру мөһим.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аның урынбасары Дилбәр Әнвәрова массакүләм чараларны уздыру буенча фикерләре белән уртаклаштылар.

Ленар Зарипов  хакимият, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге һәм шәхси сак хезмәте вәкилләренә, гадәтттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләренә  чараларны оештыручыларга иминлекне булдыруда бердәм ярдәм итәргә кушты. Шулай ук чараларның эчтәлеге патриотик рухта булырга тиешлеген ассызыклады. Киләсе елга массакүләм чараларның алдан ук планын төзеп саклык чаралары чыгымнарын планлаштыру кирәклегенә басым ясады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев