«Туган як» музеена сәяхәт
Аккүз мәктәбе укучылары Актаныш «Туган як» музеенда булдык.
Музейга билетларны «Пушкин картасы» ярдәмендә алдык. Актаныш район музее үзенең эшчәнлеген 1975 елдан алып бара. Ул тулысынча безнең туган ягыбызга багышланган һәм бүлекләргә бүленеп экспонатлар урнаштырылган. Музей директоры Мирсил Әһлетдинов ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм асылына ныклап төшенергә ярдәм иткән төрле экспонатлар белән таныштырды, Актаныш җирлеге тарихын җентекләп аңлатты.
Без монда үзебезнең районда яши торган җәнлекләр, кошлар, балыклар һәм бөҗәкләрнең төрләре белән таныштык. Мамонт сөякләре, элек кулланышта булган хезмәт кораллары, авыл өенең эчке һәм ишегалды күренешләре белән таныштык. Бигрәк тә, безгә ХІХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы татар йорты интерьеры ошады.
Районыбызның күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүматлар сакланганын күрдек.
Бу экскурсиядә без бик күп мәгълүматлар алдык, яңа белемнәр тупладык.
Ильвина Шәйдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев