Ул-үзен –үзе ясаган егет: Рушат Гыйльмуллин турында якыннары
Бүген 8 тапкыр Татарстан чемпионы Рушат Гыйльмуллин истәлегенә төбәкара ачык волейбол ярышы уза. Турнир барышында Рушат турында якыннары хатирә-истәлекләре белән уртаклашты. Спортның көче зур. Ныклы ихтыяр көченә ия Рушат Рәзиф улының физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнеп сау-сәламәт актив тормыш рәвеше алып баруы бүгенге балаларга, яшьләргә үрнәк.
Татарстанның атказанган спорт остасы, озак еллар район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм туризм бүлеген җитәкләгән Фирдәвис Әхмәтов:
Мин Рушатның беренче тапкыр спорт залга килеп кергәнен хәтерлим әле: куллар тездән түбән, аяклар кәкре, гәүдәсе дә туры түгел иде. Спортзалны бер тапкыр йөгереп узу аңа авыр бирелә иде. Турникта бер тапкыр да тартыла алмаган малай спорт белән шөгыльләнеп үзеннән кеше ясады. 3 яшендә сукыр эчәгесе шартлап көч-хәл белән исән калган иде ул. Аңа күп тапкыр кан салдылар. Бәлки шуңадыр да сәламәтлеге шәптән түгел иде. Спортзалда акрынлап үз-үзен ачты. Даими шөгыльләнде. Бала чакта, нәкъ менә кеше булып формалашкан вакытта спортка килүе Рушатны һәрьяклап үсешкә ирешә ала торган кеше ясады. Әгәр спортка килмәсә, белмим, ул бу биеклекләргә ирешә алыр иде микән?
Актанышның данлыклы волейбол командасы спортчысы Артур Имамов:
- Рушат уенның “связкасы” иде. Командадагы барлык уенчыны бәйләп торучы булды ул. Командадагы һәркем аны бик яратты-“Любимец» иде ул. Икебез дә 8 тапкыр Татарстан чемпионнары булдык. Ул барлык проблеманы чишә белә торган егет иде. Гел хәбәрләшеп, сәламәтлекне сорашып торды. Мин үзем Рушаттан яшькә шактый зуррак. Шулай булса да Рушатның киңәшләренә һәрвакыт колак сала идек. Чөнки ул волейболны бөтен нечкәлекләренә кадәр тоемлап уйный белә иде.
Тормыш иптәше Лилия:
- Рушат һәрвакыт безнең күңелдә инде ул. Рушат турында сөйләргә сүзләрем җитми. 10 ел бик бәхетле яшәдек без аның белән. Тик бәбиебез булмады. Аллаһының рәхмәте белән, тиздән әти-әни булабыз дип йөргәндә Рушат безне калдырып китте. Улыбыз Арслан әтисе вафатыннан соң туды. Хәзер аңа 4 ай. Арслан минем өчен әтисенең төсе, әтисенең истәлеге. Аның үсеп җиткәнен, кеше булганын күрергә язсын иде. Рушат безнең барыбызның да күңелендә. Аны искә алмаган бер мизгел дә юк. Ә менә спортчы дусларының шулай искә алуы, зур турнирлар уздыруы безнең өчен, гаиләсе, туганнары өчен зур шатлык. Турнирда катнашучыларга, , иганәчеләргә, бүләкләр әзерләүчеләргә зур рәхмәт, бу ярдәм үзләренә савап булып әйләнеп кайтсын,- ди Лилия ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев