Актаныш гимназиясе яңа уку елында «Физмат-прорыв» һәм «Промтеххим» федераль проектларына кушылды
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова бүгенге Белем бәйрәмендә коллективның, укучыларның уңышлары турында сөйләде. Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнә торган чор түгел. 2024-2025 нче уку елын гимназия федераль проектларда катнашып башлап җибәрә. «Физмат-прорыв» һәм «Промтеххим» федераль проектлары физика, математика, химия, биология, информатика фәннәрен тагы да тирәнтен өйрәнүне күздә тота.
Алтын көз уңышларны барлый торган мәл.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова Белем бәйрәмендә катнашучыларны узган уку елының нәтиҗәләре белән таныштырып 12 еллык гимназиябезнең бер гасырлык тарихка ия мәктәпләрдән дә зуррак һәм күбрәк уңышларга ирешүен әйтте.
Бердәм дәүләт имтиханнарын югары баллга тапшырган мәктәпләр арасында районда гына түгел, республикада да гуманитар гимназия укучылары алдынгы позицияләрне яулап, узган уку елында республикада иң яхшы мәктәпләр арасына керде. Гимназия Иннополис, Саба, Казан шәһәре мәктәпләреннән кала лаеклы бишенче позицияне тота.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының олимпиада хәрәкәтендә ел саен нәтиҗәле чыгыш ясавы Актаныш районы мәгарифенең горурлыгы. Иң күп призлы урынны әлеге мәктәп укучылары ия булды. Барлык алган урыннар арасында 2 – Бөтенроссия, 16 - регион, 47 - республика, 7 - “Олимпка юл”, 10 – халыкара олимпиадаларында 6 - җиңүче, 76 - призер әзерләгән уку йорты бүген янә әнә шундый фәнсөярләр өчен белем ишекләрен ачты.
Директор Венера Хәммәтнәсыйх кызы бу уңышларның алдагы уку елында тагы да артуын теләп, укучыларга, ата-аналарга мөрәҗәгать итте, алга таба да кулга-кул тотынып эшләргә чакырды.
Гимназия 2024-2025 нче уку елын ике зур яңалык белән башлый: 7 сыйныф укучылары физика, математика, информатика фәннәрен тирәнтен өйрәнүче федераль «Физмат-прорыв», химия, биология, информатика фәннәрен тагы да көчлерәк укытуны күздә тотучы «Промтеххим» проектларында катнаша. Башлангыч сыйныфларда да көннең икенче яртысында әлеге фәннәрне үзләштерүгә күбрәк урын биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев