Уразай авыл җирлеге Башкарма комитетында яңа җитәкче- Ленар Шәйхразыев
Бүген Уразай авыл җирлегенә яңа җитәкче Ленар Шәйхразыев билгеләнде.
Ленар Йосыф улы 1995 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Икенче югары белемен Уфа дәүләт нефть-техник университетында читтән торып укып ала. 2000 елдан 2021 елга кадәр Актаныш районындагы нефть табу оешмаларында хезмәт куя.
Гаилә хәле-өйләнгән, хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Ленар Йосыф улына яңа эшендә уңышлар, Уразай авылы халкы белән аңлашып, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып хезмәт куюын теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев