Халык белән бергә без!
Мәдәни Актаныш

Халык белән бергә без!

Татар Ямалысы клубы мөдире Айсылу Нургалиева һәм мәдәният хезмәткәрләре җирлектәге иҗтимагый һәм мәдәни чараларның барысында да актив катнаша. Алар сайлаулар вакытында да халык белән бергә, участокта сайлау комиссиясендә эшлиләр, мөһим көндә мәдәни чаралар оештырырга да мөмкинлек табалар.

— Без җирлектә үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашырга тырышабыз. Күптән түгел генә Татар Ямалысы һәм Мәсәде авыл клублары бергәләп, республика күләмендә зур яңгыраш алган «Агыйдел җыены» чарасын үткәрдек.

Халык белән бергә безСайлауларны да ел саен халык өчен матур һәм җылы мохитта уздырырга тырышабыз. Сайлау участогына килгән кешеләрне коймак, кайнар чәй белән сыйлыйбыз, кыздырылган балык та әзерлибез. Безнең сайлаучылар бик актив.

Моны бүген дә ачык күрергә була. Авылның иң өлкән кешеләренә кадәр сайлауга килеп, үз тавышларын бирәләр. Тыл ветераннарыбыз да сайлаулардан читтә калмый. Без аларны хөрмәтләп каршы алабыз, игътибар күрсәтергә тырышабыз, — ди Айсылу Нургалиева.

Халык белән бергә безАның сүзләренчә, мәдәният хезмәткәрләре өчен мондый чараларның төп максаты — авыл халкы белән аралашу, аларга игътибар һәм хөрмәт күрсәтү, һәр чараны күңелгә якын итеп оештыру.


Нет комментариев