Актаныш районының Яңа Әлем мәдәният йортында урнашкан 639нчы сайлау участогында тавыш бирү актив дәвам итә. Биредә Иске Әлем һәм Яңа Әлем авылларында яшәүче 892 сайлаучы теркәлгән. Сайлаучылар арасында махсус хәрби операциядә катнашып, хәзерге вакытта яралану сәбәпле ялда булган Рәзиф Сәрвәров та бар.
Сайлау — бик мөһим
Рәзиф Сәрвәров тормыш иптәше Снежанна белән сайлау участогына килеп, гражданлык бурычын үтәде.
— Илебездә яшәүче актив кеше буларак шуны әйтәм: тынычлык булсын, дөрес сайлаулар булсын. Без — Россия гражданнары, моны эшләргә бурычлыбыз. Сайлау — бик мөһим нәрсә, — диде ул.
Ике тапкыр яраланган хәрби
Рәзиф Сәрвәров — хәрби хезмәткәр. Хәзер ул яралану сәбәпле ялда. Махсус хәрби операция барышында Донецк Халык Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә ул машина йөртүче булган. Аның сүзләренә караганда, автомобильгә һөҗүм булган, нәтиҗәдә аяк һәм корсак өлеше авыр яраланган. Моңа кадәр дә хәрби хезмәт вакытында яраланган, 2024 елның 6 мартында кулына һәм ике аягына ядрә тигән иде. Кабат хәрби хезмәткә кайткач, сынау көткән аны. Сугышчан дуслары башка машинага күчереп, госпитальгә алып киткәннәр. Райондашыбыз берничә госпитальдә дәваланган һәм операцияләр кичергән.
Бүген ул, сәламәтлеген торгызу чорында булуына карамастан, сайлауга килүне үзенең гражданлык бурычы дип саный.
Аның тормыш иптәше Снежанна да сайлауның әһәмиятен билгеләп үтте.
— Яшьләргә, кешеләргә сайлауга барырга кирәк дип әйтәсем килә. Иң зур теләгем — сугышлар тизрәк тәмамлансын, тынычлык килсен. Балалары, ирләре, уллары исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Әниләргә, хатыннарга, балаларга сабырлык телим, — диде Снежанна
639нчы участокта сайлаучылар актив
Сайлау участогы рәисе Фәния Шәрипова әйтүенчә, участокта сайлаучыларның активлыгы югары. Кичәге көнгә биредә сайлаучыларның 76 проценты тавыш биргән.
— Кешеләр бик актив. Аллага шөкер, киләләр, сайлыйлар, гражданлык вазифаларын үтиләр, — диде Фәния Шәрипова.
Сайлаучыларны участокка чакыру эшендә агитаторлар да актив катнашкан. Алар авыл урамнарын йөреп чыгып, халык белән аралашкан.
Сайлау көне бәйрәм рухында да уза. Күрше авылдан килгән клуб хезмәткәрләре сайлау участогына килүчеләрне гармун моңнары белән каршы алган.
Бүген участок комиссиясе өйләренә барып тавыш бирергә теләк белдергән сайлаучыларның да үтенечләрен үти. Әлегә 25 кеше өчен өйдә тавыш бирү оештыру планлаштырылган.
639нчы участокта беренче тапкыр сайлауда катнашучы яшьләр дә бар. Аларның саны — 16 кеше. Комиссия вәкилләре яшь сайлаучыларның да тавыш бирүдә катнашуын көтә.
Нет комментариев