Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Ватан»ыбыз үз ишекләрен ачты: Футболчыларыбызны өй туе белән республика, район җитәкчеләре котлады

Бүген районыбызда зур спорт бәйрәме- Россия, республикакүләм ярышларда зур җиңүләргә ирешкән яшь футболчыларыбыз яңа биналы булды.

"Ватан" манежы Татарстан Республикасында гамәлдә булган "Футбол манежларын һәм спорт мәйданчыкларын төзү" программасы кысаларында сафка басты. Әлеге объектны төзү өчен республикабыз Хөкүмәте 108 миллион сум акча бүлеп бирде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларыбыз, футбол спортын сөюче укучылар, аларның остазлары, әти-әниләре исеменнән Татарстан Республикасы Рәисенә олы рәхмәтләрен әйтте:

- Бу объект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Актаныш халкына булган бүләге, безгә булган хөрмәте. Районыбызга мондый ярдәм булганда барыбызга да тырышып, бердәм булып эшләргә кирәк. Районыбызда балаларыбыз өчен спортның бөтен төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр зур,- дип билгеләп үтте Ленар Рафак улы. Шулай ук районыбыз башлыгы укучыларга әлеге манежны саклап, барлык көчләрен укуга, спортка багышлап, Россиябез, Татарстаныбызның лаеклы шәхесләре булып үсәргә кушты. 

Ленар Зарипов әлеге спорт манежын төзегән "Универсал" ҖЧҖ директоры Константин Сирикка сыйфатлы төзелеш алып баруы һәм  кыска вакытта төзелешне ахырына кадәр җиткерүе өчен рәхмәт әйтеп, үзенең Рәхмәт хатын тапшырды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев