Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Видеороликлар карадылар

Актанышның 1 нче урта һәм Актанышның 2 нче урта мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар “Яшьлек” яшьләр үзәгендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган видеороликлар карадылар.

Аны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, “Яшьлек” яшьләр үзәге белән бергә оештырды.

– Балаларның тормышын куркыныч астына куймау, балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен киметү максатыннан видеоролик күрсәтәбез. Аны карагач балалар аз булса да уйланырлар, юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрерләр, дип ышанабыз, – ди Ләйсән Мөхәммәтова.

Ул балаларга видеороликта күрсәтелгән кебек аянычлы хәлләргә тарымас өчен  юлларда сак йөрергә киңәш итте. Велосипедларда, самокатларда барлык кагыйдәләрне үтәп йөрергә кирәклеген искәртте.

– Мондый видеороликлар карау, Ләйсән апаларының сөйләүләре балаларга уңай тәэсир итәр, дип уйлыйм. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куймаслар дип, ышанам. Мотоциклларны, квадроциклларны сатып алып булса, кеше гомерен сатып алып булмый. Машиналарга утырганда куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәклеген дә онытмасыннар. Юл аша чыкканда аеруча игътибарлы булсыннар. Юл кагыйдәләрне үтәгәнне яратканны балалар да, ата-аналар да онытмасыннар иде, – ди Актанышның 1 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Галләмова. 

Ахырдан Ләйсән апалары балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү максатыннан сораулар да бирде. Балаларның төгәл җаваплары сөендерде. Алар бу кагыйдәләрне юлда йөргәндә дә сакларлар, дип ышанабыз.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев