Хәрби контракт төзүче егетләр
Актаныш хәрби комиссариаты аша контракт төзүчеләр хәрби хезмәткә алына.
Контрактчылар арасында күрше республика егетләрен дә күрергә мөмкин. Александр Проковьев, мәсәлән, Башкортстан Республикасыннан. Ул Актаныштан китәчәк. Александр исемле әлеге кыю егет белән кыска гына әңгәмә корып алдык.
– Илгә авыр вакытта ярдәм итәргә дигән карарга килдем. Актаныш хәрби комиссариатын тәкъдим иттеләр. Миңа монда хәрби хезмәтнең шартларын, мөмкинлекләрен яхшылап аңлаттылар. Илебезгә ярдәмчеләр күп кирәк, шуңа күрә үземә максат итеп куйдым. Ватанны сакларга, контракт белән хезмәт итәргә телим, – диде Александр Проковьев.
Александр Юрьевич – рус милләтеннән. Заводта гади эшче булып эшләгән. Моңарчы армиядә хезмәт итәргә туры килмәсә дә, аның күңелендә хәрби тормышка тартылу хисе өстенлек итә. Бик күп егетләр кебек үк, ул да читтә, битараф кала алмаган.
– Кирәкле вакытта үземнең өлешне кертергә уйлыйм. Илебез авыр чор кичерә, безне берләшергә чакыра. Халыкара сәүдә коридоры Россия, СНГның элекке илләре өчен ачык булсын, тынычлык урнашсын иде. Россия дөньякүләм сәяси аренада үзенең позициясендә нык торсын, – дип тели.
– Контрактчыларга дәүләт акча түли, ул җитәрлек күләмдә дип саныйсызмы?
– Минем өчен иң беренче урында – патриотизм, Ватанны саклау, илебез мәнфәгатьләрен кайгырту. Якыннарымның, улымның, туганнарымның иминлеген кайгыртырга телим. Барыбыз да тыныч тормышта яшәсәк иде.
– Гаиләдәгеләр, әниегез шушы карарыгызны ничек кабул иттеләр?
– Бер балам – улым бар, хатыным белән аерылыштык. Үзебез гаиләдә 3 бала үстек. Якыннарым, туганнарым бу карарымны уңай кабул иттеләр. Чөнки алар Россия өчен хәлиткеч вакыт икәнен яхшы аңлыйлар. Әни дә аңлый, минем карарымны куәтли. Әнинең теләктәшлеге – минем өчен бик мөһим, чөнки аның аңлавы төрле яклап ярдәм итә.
***
– Контракт буенча хәрби хезмәт белән китүчеләргә Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан 195 мең сум, Татарстан Республикасыннан 505 мең сум акча бирелә. Хәрби дәрәҗәгә, вазыйфага карап, ай саен 210 мең сумнан башлап хезмәт хакы түләнә. Украина территориясендә барган махсус хәрби операциядә катнашкан 1 көн 3 көн хезмәт итү булып санала, – дип белдерде Актаныш хәрби комиссариты җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев