Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Хезмәт иткән җирләрне кабат урадык

27 апрель-4 май көннәрендә Хәмзә Гыйльметдинов белән Ерак Көнчыгышта, Амур өлкәсе Сковородино чик гаскәрләренең 100 еллыгы хөрмәтенә оештырылган бәйрәмдә катнаштык.

Үз вакытында без армия сафларында чик сакчысы булып хезмәт иткән идек. Кырык бер елдан соң, шул җирләргә аяк басуыбызга бик шатбыз. Әлеге сәяхәтебез хакында язып үтәсем килде. 

Башта Благовещенскига бардык. Аннан машина белән 700 чакрым юл үтеп, Сковородинога бардык. Анда безне үзебезнең якташ, Күҗәкә авылы егете Марат Мислахов каршы алды. Ул шул якта хезмәт иткән, прапорщик булган. Укып, майор дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Ул җирләр аңа таныш булгач, аның белән йөрү җиңел булды. Ул барысын да алдан көйләп, җайлап куйган иде. 

Благовещенскига самолет белән килеп төшкәч, Амур өлкәсенең чик гаскәрләре округы штабына бардык. Анда безне подполковник Николай Науменко каршы алды. Һәм чик сакчылары музеена алып барды. Андагы барлык экспонатлар белән таныштык. 

2 май көнне машина белән Сковородинога киттек. Юлда барганда Хәмзә хезмәт иткән Черняево заставасына кердек. Анда да безне җылы каршы алдылар. Андагы һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Заставадагы офицерлар да бу чарада катнашты. Черняева авылындагы һәйкәл янында да булдык. Мөгаен, алдан хәбәр ителгән булгандыр, авыл халкы, мәктәп укучылары безне көтеп торалар иде. Һәйкәлгә бергәләп чәчәкләр салдык, халык белән аралаштык. 

Черняево авылына 1853 елларда Черняев дигән кеше нигез салган. Авыл җанлы тормыш белән яши. Мәктәптә 74 бала укый. Авылда ике музей бар. Аның берсе Черняев торган иске йорт. Бер бүлмәле әлеге өйдә Черняевка кагылган әйберләр урнаштырылган. 1990 елларда губернатор ярдәме белән ике катлы агач музей эшләнгән. Әлеге музейларның икесендә дә булдык. 

Сковородинога баргач 55 нче чик сакчылары отрядына килдек. Армия сафларында хезмәт иткәндә биредә ике-өч ай гына булган идек. Шулай булса да, барысы да күңелгә якын. Шул вакытлар хәтерләрдә яңарды. 

Тантаналы чара башланганчы, вакытны бушка уздырмас өчен, ике подполковник белән шәһәр музеена бардык. Анда Сковородинога кагылышлы бик күп мәгълүмат алдык. Экспонатлар белән таныштык. 

Аннан тимер юл вокзалына бардык. Ул безнең армия сафларында хезмәт иткәндә иң беренче бу җирләргә аяк баскан, шуннан туган якларга кайтып киткән урын буларак бик кадерле. 

Кабат отрядка кайттык. Анда тантаналы чара башланды. Ветераннар дип безгә бик нык хөрмәт күрсәттеләр. Отряд начальнигы, Сковородино районы буенча полковник Юсупилмагомед Юсупович Магомедов һәм Амур өлкәсе буенча чик гаскәрләр башлыгы, генерал-лейтенант Ксёнз Роман Викторович катнашты. Алар шәхси составны котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан парад үтте. Анда мондый халык та күп иде. Сковородиноның мэры белән Сковородино районының башлыгы катнашты. Парад үткәч, клубта концерт карадык. Бу клуб күңелгә аеруча якын. 1983 елның 28 маенда дембелгә кайтып киткәндә округ начальнигы генерал-майор Стус приказы белән безне шунда җыйдылар. Язгы тикшерүне отличнога тапшырган өчен сәхнәгә чыгарып котладылар. Отряд начальнигы полковник Чудновский иде. 

Бәйрәм чарасы ашханәдә, өстәл артында дәвам итте. Без үзебезнең теләкләрне әйтеп, бүләккә алып барган телевизорны бирдек. Безгә дә истәлек бүләкләре тапшырдылар. 

Әлеге сәяхәтебез күңелгә шул кадәр җылы тәэсирләр белән уелып калды.

Әфка СӘРВӘРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев