Актаныш

Актаныш районы

16+
Чисталык икеайлыгы

Актанышта 17 апрель- районкүләм өмә!

2026 елның 17 апрелендә Актаныш районы территориясен санитар чистарту буенча гомуми өмә үткәреләчәк. Әмма тазарту эшләре аңа кадәр үк башланачак. 9-10 апрель көннәрендә кар тарату, чүп-чарны, ботак-сатакларны җыеп алу планлаштырыла.

 

 Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе, вакытлыча район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфак Барыев барлык коллективларга мөрәҗәгать итте:

9-10 апрель көннәрендә, иптәшләр, барыгыз да коллективлар белән, һәрберегез үзегезгә бүлеп бирелгән гомумкулланылудагы территорияләргә өмәләргә чыгыгыз. Аңа кадәр үз территорияләрегездә өелеп торган кар өемнәрен, эре агач ботак-сатакларны, башка төрле каты көнкүреш калдыкларыннан чистарту эшләрен башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев