Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Чисталык икеайлыгы

Игелекле хезмәткә — лаеклы бәя: Сабантуйда иң тырыш оешмалар бүләкләнде

Туган җиребезнең һәр почмагын чиста, төзек һәм ямьле итеп тоту — һәрберебезнең изге бурычы. Районыбызның төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү һәм аны тагын да матурлау эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткән оешмаларны милли бәйрәмебез — Сабантуй мәйданында зурлау күркәм традициягә әйләнде.

Актанышыбызның күркәмлеген арттыруда күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен түбәндәге үрнәк оешмалар Район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 5000 сумлык махсус сертификатлар белән бүләкләнделәр:

  • Актаныш технология техникумы

    (Җитәкчесе — Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызы);

  • Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат

    (Җитәкчесе — Хаева Венера Хаматнасыйх кызы);

  • Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем мәктәбе

    (Җитәкчесе — Галимянова Рәйхан Фелүс кызы);

  • «Тылсым» балалар бакчасы

    (Мөдире — Вахитова Миләүшә Әфка кызы);

  • «Лачын» боз спорт сарае

    (Җитәкчесе — Галиев Рамиль Әхмәт улы).

Бу оешма коллективларын чын күңелдән котлыйбыз һәм нәтиҗәле уртак хезмәтләре өчен барлык хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең тырышлык белән районыбыз чисталыгы, төзеклеге һәм яшәеш өчен уңайлылыгы белән балкып тора. Алга таба да бердәм булып, туган ягыбыз иминлеге һәм чәчәк атуы юлында зур уңышларга ирешергә язсын. Иҗади дәртегез сүнмәсен, нәтиҗәле хезмәтегезнең әҗерен тоеп эшләгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев