Бозлавыкта каршы як полосага чыккан хатын-кыз йөртүче авариягә очраган
Һава торышы шартларының начараюы машина йөртүчеләрнең осталыгын һәм игътибарын нык сыный.
Әле генә Казан янындагы Салмачы бистәсендә булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды.
Һава шартларының начараюы Салмачы бистәсенең Үзәк урамында 208 нче йорты янында ике автомобиль бәрелешүенә китергән.
Алдан Фольксваген Гольф йөртүче 1979 елгы хатын-кыз, юл һәм һава шартларын исәпкә алмый, транспорт чарасы хәрәкәтен даими контрольдә тоту мөмкинлеге бирә торган куркынычсыз тизлекне сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм 1987 елгы ир-ат идарә иткән каршыга килүче Фольксваген Поло автомобиле белән бәрелешкән.
Ике машина йөртүчене дә медицина учреждениесенә алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев