Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ДАИ хәбәр итә

ДАИ хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәмендә күпбалалы гаиләгә автоканәфи тапшырды

2024 ел- Гаилә елы. Шушы истәлекле ел уңаеннан ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Л. Р. Мөхәмәтова белән ДАИ хезмәткәре Д. Д. Иргалин Актаныш авылында яшәүче Нурлыевлар гаиләсен өченче сабыйлары туу белән котлады.

Милли бәйрәмебез Сабантуй көнендә ДАИ инспекторлары Нурлыевларның өйләренә барып кечкенә Алсуга махсус автокәнәфи тапшырдылар.

Айгиз һәм Лилия Нурлыевлар өч бала тәрбиялиләр. 2018 елгы Алмаз, 2020 елгы Нияз хәзер инде абый булдылар, матур гаиләне ишәйтеп күптән түгел кызлары Алсу дөньяга килде.

Нурлыевлар икесе дә яшь белгечләр. Нурлыев Айгиз Фәнис улы - агрегат заводында инженер-технолог булып эшли, Нурлыева Лилия Фнүн кызы - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта инглиз телен укыта, хәзерге вакытта декрет ялында.
 

- Бу матур гаиләгә бәхет, сәламәтлек, тигез, тыныч тормыш телибез. Юлларда һәрвакыт кагыйдәләрне төгәл үтәп, исән- имин йөрүләрен телибез,- ди Ләйсән Рәзиф кызы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев