Татарстанда балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча чаралар көчәйтеләчәк
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе 2025 елның беренче яртыеллыгында балалар катнашындагы аварияләрнең борчулы статистикасы турында хәбәр итә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 27 фактка һәм яраланган балалар саны 27 кешегә арткан.
Авариягә китергән төп күрсәткечләр:
- Барлык һәлакәтләрнең 48% ы җәяүлеләр балалары катнашында булган;
- велосипедта йөрүче балалар катнашында 30 юл-транспорт һәлакәте һәм механик транспорт чараларын балигъ булмаган йөртүчеләр катнашында 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән;
- юл-транспорт һәлакәтенең 68 очрагында балаларның үзләренең саксызлыгы аркасында килеп чыккан.
Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең артуы сәбәпле, 2025 елның 1-10 августында Татарстанда «Юлларда- балалар!» оператив-профлилактика чаралары, акцияләр уза.
Операциянең төп бурычлары:
- балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны туктату;
- балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтү;
- юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча профилактик чаралар үткәрү.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны уяу булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев