«Мирас» вокаль ансамблен Казандагы якташларыбыз хөрмәтләде
Район ветераннарының «Мирас» вокаль ансамбле Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында узган республика ветераннарының «Балкыш» һәвәскәр башкаручылар фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.
Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов ансамбльнең музыка җитәкчесе Мирзанур Фәрухшинга һәм ветераннарның бию коллективына үзенең Рәхмәт хатын тапшырды. Район ветераннар Советы рәисе Нурулла Нурлыевка бу чараларны оештыруда күп көч куйган өчен зур рәхмәт әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев