Балаларның юлдагы иминлеген ата-аналар белән бергә тәэмин итик!
Иске Сәфәр мәдәният йортында Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре укучыларның ата-аналары белән очрашты. Мондый чараларның төп максаты-балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, һәм бу эш гаиләләр белән тыгыз элемтәдән башлана. Чөнки ата-аналар үз балалары өчен һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә төп үрнәк.
Очрашуны мәктәп директоры Ландыш Закирова ачып җибәрде.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәммәтова катнашучыларны ЮИД отрядлары эшчәнлегенең максатлары һәм бурычлары белән таныштырды, яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлеге һәм «Сакла» порталы мөмкинлекләре турында сөйләде. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча балалар басмаларына «Добрая дорога детства» һәм «Стоп» журналына күзәтү ясады.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Лилия Зиннурова 2025 ел статистикасын китерде һәм ата-аналарны район территориясендә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре белән таныштырды.
Оештыручылар очрашуны әзерләгән мәктәп администрациясенә һәм мондый мөһим темадан читтә калмаган һәм анда актив катнашкан ата-аналарга рәхмәт белдерделәр. Бары тик уртак тырышлык белән генә без балаларыбызны юлдагы бәладән саклап кала алачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев