Актаныш

Актаныш районы

16+
Һава торышы

Татарстанда көндез 21 градуска кадәр салкын, көнчыгышта көчле кар явуы көтелә

Бүген, 3 февральдә, Татарстанда һава шартларының үзгәрүе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Болытлы һава көтелә. Көндез Татарстан Республикасының бөтен территориясендә кар явуы, көнчыгышта көчле явым-төшемнәр фаразлана.

Төньяк һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык хасил була, ә көндезге сәгатьләрдә урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк.

Көндез Татарстанда һава температурасы -11...-16 градус тәшкил итәчәк, көнбатыш районнарда урыны белән -21 градуска кадәр салкын була. Республика башкаласында термометр баганалары -17..-19 градус күрсәтәчәк.

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев