3 март 2023 яңалыклары
-
Шәхесне раслаучы документ тапланмасын, яшьләр!
Кичә Актаныш районы ЗАГСының мәһабәт залында тантаналы төстә яшь райондашларыбыз паспортлы булды. Барлыгы 15 яшүсмер катнашты. Тантананы җөмһүриятебезнең төп сәяси партиясе булган “Бердәм Россия”нең урындагы бүлекчәсе гамәлләштергән. Бирегә бихисап мәртәбәле кунаклар, вәкаләтле затлар килгән иде.
-
Актаныш инвалидлары тулы канлы тормыш белән яши
Бу турыда һәр якташыбыз белә. Без тыгыз элемтәдә, үзара хезмәттәшлектә эшлибез районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә ханым Разетдинова белән. Ул безгә оешма эшчәнлегенең төрле яңалыкларын һәм хәбәрләрен җиткереп тора.
-
Ветеринар һөнәрен сайлаган Зилә
Ветеринар – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу эштә очраклы кешеләр юк, чөнки бирегә йөрәк кушуы буенча киләләр. Уңайлы эпизоотик хәлне саклау, мал продукциясенең югары сыйфатын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү, куркыныч тудыручы авыруларны профилактикалау буенча чаралар үткәрү кебек зур көч таләп ителгән эшләр аларның иңнәренә йөкләтелә. Эш үтә дә җаваплы һәм авыр булуга карамастан, гүзәл затлар да бу профессияне үз итә, белем ала.
-
ТР кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурскаяга шалтырата алачаксыз
9 март көнне 10:00-14:00 вакыт аралыгында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасының Дәүләт Советындагы «Мәрхәмәт- Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә социаль ятимлек һәм гаилә уңышсызлыгы сорауларына кагылышлы «кайнар линия» телефоны оештыра.
-
«Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә катнашачак спектакльләр исемлеге әзер
Камал театрының матбугат үзәге «Нәүрүз» Халыкара театр фестивален оештыручылар катнашачак спектакльләр исемлеге әзер булуын хәбәр итә. XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале Казанда 5-11 июньдә узачак.
-
Изге намазлар укыйк, Аллаһ ризалыгына омтылыйк: Март аена актанышлылар өчен намаз вакытлары
Мөхтәрәм газиз дин кардәшләребез, матур традициябезне дәвам итеп ай башында намаз вакытлары белән таныштырабыз сезне ! Сәламәтлек — Аллаһының кешеләргә биргән зур бүләге.
-
Деловые мероприятия ТатАгроЭкспо – площадка для коммуникаций агробизнеса
Сельское хозяйство – отрасль контрастов, которая показывает рост даже в кризисных условиях. Но несмотря на положительную динамику, адаптация АПК России к новой реальности не проходит безболезненно: низкие закупочные цены, подорожавшие семена, удобрения, средства защиты растений, корма, импортная техника и технологии, дефицит отдельных компонентов и разрушенные логистические связи.
-
Мәктәп директорлары семинары уңышлы узды
2 март көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта мәктәбе базасында ““Үсеш ноктасы” өстәмә белем бирү үзәгендә белем бирү момкинлекләре” темасы астында районның мәктәп җитәкчеләре семинары узды.
-
«Транснефть – Прикамье» провело плановое учение на нефтепроводе в Пермском крае
АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое комплексное учение по отработке оперативного реагирования на возможные нештатные ситуации на производственных объектах в Пермском крае.
-
“НИГЕЗ”НЕҢ АЛДЫНГЫ САВУЧЫСЫ ИЛСӨЯР ЯҺУДИНА – ТЫРЫШ ХЕЗМӘТ СӨЯР ХАНЫМ
Безнең Актаныш районы элек-электән авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренең уңышы белән дан тота. Игенчеләр, сыер саву операторлары, терлекчеләр, зоотехниклар, бригадирлар, һ.б. бик күп белгечләр елдан-ел җитештерү алдынгылары булып тора.