Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Шәхесне раслаучы документ тапланмасын, яшьләр!

Кичә Актаныш районы ЗАГСының мәһабәт залында тантаналы төстә яшь райондашларыбыз паспортлы булды. Барлыгы 15 яшүсмер катнашты. Тантананы җөмһүриятебезнең төп сәяси партиясе булган “Бердәм Россия”нең урындагы бүлекчәсе гамәлләштергән. Бирегә бихисап мәртәбәле кунаклар, вәкаләтле затлар килгән иде.

                                      Алып баручы Алмазия Хаҗиева истәлекле вакыйга белән котларга сүзне район башлыгы, “Бердәм Россия”нең урындагы бүлекчәсе сәркатибе Ленар Зариповка тапшырды. Ул изге теләкләрен җиткерде, илебезнең тәртипле һәм әдәпле гражданнары булырга өндәде.
                                      Чарада шулай ук Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев, ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова катнаштылар. 
                                      Ләйсән Рәдиф кызы яшүсмерләргә бары тик изге юллар, хак гамәлләр, Россиянең законнарыннан тайпылмыйча яшәргә теләде. ЮХИДИ тарафыннан әзерләнгән тематик бүләкләр тапшырды. 
“Паспорт  алу сөенечле вакыйгамы?” дигән опрос үткәрдем катнашучы яшүсмерләр арасында
Паспорт алуны көттем, Ватанпәрвәрлек тойгыларын кичерәм. Тантанага бик шатмын, ди бертавыштан яшүсмер респондентларыбыз.
Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балаларга паспортның шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ икәнен генә түгел, паспортлы булгач, кешенең хокуклары һәм бурычлары артуы турында да сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев