Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актаныш инвалидлары тулы канлы тормыш белән яши

Бу турыда һәр якташыбыз белә. Без тыгыз элемтәдә, үзара хезмәттәшлектә эшлибез районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә ханым Разетдинова белән. Ул безгә оешма эшчәнлегенең төрле яңалыкларын һәм хәбәрләрен җиткереп тора.

                               Күптән түгел, без мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның Мамадыш шәһәрендә үткән республикакүләм чаңгы ярышында катнашуларын язып чыккан идек.
Фәйрүзә Сөнгат кызы шушы көннәрдә хәбәр итүенчә: Актаныш районы командасы мамадышлыларны гына алга уздырып, мактаулы 2нче урынга лаек булганнар.
                               Ихлас күңелдән котлыйбыз, күңел түрендәге теләкләрне кабул итеп алыгыз. Һәрчак шундый актив тормыш белән яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев