Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәктәп директорлары семинары уңышлы узды

2 март көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта мәктәбе базасында ““Үсеш ноктасы” өстәмә белем бирү үзәгендә белем бирү момкинлекләре” темасы астында районның мәктәп җитәкчеләре семинары узды.

                                         Семинар барышында хезмәт укытучылары Яманов Раиль Рамил улы, Сибгатуллина Ләйсән Мирфаяз кызы, математика һәм информатика укытучысы Бакиров Радик Флорит улы, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мөхәммәев Алмаз Вәзих улы ачык мастер-класслар күрсәттеләр; укучылар түгәрәк вакытларында эшләнгән проектларын тәкъдим иттеләр. 

Реклама

                                         Шулай ук ““Үсеш ноктасы” өстәмә белем бирү үзәкләренең укучылары җыелма командалары арасында шахмат ярышы узды. Аны Актаныш шахмат мәктәбе тренеры Галимов Фәһим Галим улы, икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең шахмат түгәрәген җитәкләүче Амирханов Инсаф Әфтах улы оештырды. Семинар ахырында мәктәп директорлары район мәгариф үзәгенең өлкән методисты Галимова Алина Марат кызы җитәкчелегендә фикер алыштылар. Семинар бик тә эчтәлекле, оешкан төстә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев