Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ветеринар һөнәрен сайлаган Зилә

Ветеринар – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу эштә очраклы кешеләр юк, чөнки бирегә йөрәк кушуы буенча киләләр. Уңайлы эпизоотик хәлне саклау, мал продукциясенең югары сыйфатын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү, куркыныч тудыручы авыруларны профилактикалау буенча чаралар үткәрү кебек зур көч таләп ителгән эшләр аларның иңнәренә йөкләтелә. Эш үтә дә җаваплы һәм авыр булуга карамастан, гүзәл затлар да бу профессияне үз итә, белем ала.

                                           Мин Актаныш районының дәүләт ветеринария берләшмәсенә барган чакта Актаныш технология техникумының ветеринария белгечлеге студентлары гамәли практикада иде. Алар ветеринария учреждениесе хезмәткәрләре, технология техникумы мөгаллиме Илдар Әкрәм улы Зиннәтуллин белән бозауның чирләре, бигрәк тә куркыныч булган ботулизм яки башка мал авырулары турында сүз алып бара иделәр. Биредә кирәкле җиһазлар, аппаратура, инструментлар, биопрепаратлар бар.
Илдар Әкрәмович билгеләвенчә:


Практика вакытында районыбызның төрле хуҗалыкларында эшләү мөмкинлеге бар. Бу җәһәттән мин җитәкчеләренә, җирле ветеринария берләшмәсенә рәхмәтлегемне белдерәм! 
Бүгенгесе көнне малларның зарарлы чирләре турында практик дәресебез. 10 студентыбыз бу белгечлектә белем ала. 3 курста алар, укуны тәмамлагач югары уку йортларында белемне арттыру мөмкин.


                                           Ә хәзер күз алдына китерегез, бу катлаулы һөнәр иясе хатын-кыз. Аңа тере малкайлар белән генә түгел, ә үлгән малның үлү сәбәбен белергә дә кирәк кайчак. Әммма мәкаләмнең төп героинясы булган, техникум талибәсе Зилә Кәшбразыеваны һөнәрнең бу яклары бер дә читенсендерми. Ул моны четерекле дип тә санамый.
Зиләнең үзе белән дә сөйләшик әле.


Практика безгә күбрәк мөһим. Үзебез тотып, карап эшләгәч, теориядән ныграк истә кала. Үзем авыл җире кызымын, Яңа Кормаштанмын. Малларны, хайваннарны бик яратам. Якыннарым арасында бу юнәлештә эшләүчеләр юк.
Алдагы планнарыма күз салсак:югары белем алу. Кыз кеше буларак булачак һөнәремнең авыр яклары да юк түгел! Хуҗалыкларга барсак мәсәлән: физик яктан, сыер тибергә бик мөмкин. Әмма нинди һөнәр сайлавымны яхшы аңлыйм һәм бер дә үкенмим, ди ул.


Уңышлар сиңа, Зилә! Ветеринар һөнәре җирдә иң катлаулы һөнәрләрнең берсе булып санала, аның билгеләнешендә тирән мәгънә салынган, хайваннар сәламәтлеген саклау аша – кешенекен саклау. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев