4 август 2025 яңалыклары
-
Кемнәрнең хезмәт хаклары артачак?
1 октябрьдән кайбер хезмәткәрләрнең эш хакы артачак.
-
Актаныш районында муниципаль хезмәткәрләр буенча декларация компаниясе нәтиҗәләре
2024 елда уздырылган декларация компаниясе нәтиҗәләре белән безне Актаныш муниципаль район Советының кадрлар белән эшләү секторы мөдире Дания Касыймова таныштырды.
-
Актаныштагы төзелешләрне ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов карады
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Актаныш районына эш визиты белән килде. Фәрит Мөдәрисович муниципалитетның юл тармагындагы төзелеш эшләре белән танышты. Шулай ук районыбыз территориясендә сафка басып килүче берничә мөһим объектта булды.
-
Актаныш егете Фәдис Гарипов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Райондашыбыз Фәдис Гарипов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Аңа әлеге зур бүләкне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов әти-әнисе, хатыны, улы каршында тантаналы төстә район хакимиятендә тапшырды.
-
Минзәләдә 11 яшьлек кыз абыйсына һәм әбисенә пычак белән һөҗүм итә, малай вафат
Минзәләдә 11 яшьлек кыз абыйсына һәм әбисенә пычак белән һөҗүм итә, малай вафат. Массакүләм мәгълүмат чараларында фаҗига шимбә көнне, 2 августта, мигрантлар гаиләсендә булган дип хәбәр ителә.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларыбыз Сабада өстәл теннисы ярышларында көч сынашты
Байлар Сабасында ТР Рәисе Кубогы турниры кысаларында спорт ярышлары узды. Өстәл теннисы бәйгесендә Актанышның махсус хәрби операциядә катнашучылары Илсур Зәкиев белән Әлфис Шәйхелмәрдәнов та көч сынашып кайттылар.
-
Августның беренче ял көннәрендә Яңа Җияш һәм Иске Солтанголда Авыл көнен билгеләп үттеләр
3 августта Яңа Җияш авылында якты һәм күңелгә үтеп керерлек, гомергә истә калырлык бәйрәм — Авыл көне булып узды. Бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан гына түгел, илебезнең төрле почмакларыннан: Казан, Яр Чаллы, Ижай, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама һәм хәтта Себердән дә авылдашлар кайткан иде.