Актаныш

Актаныш районы

16+
Алма- Бирмә!

Актаныш районында муниципаль хезмәткәрләр буенча декларация компаниясе нәтиҗәләре

2024 елда уздырылган декларация компаниясе нәтиҗәләре белән безне Актаныш муниципаль район Советының кадрлар белән эшләү секторы мөдире Дания Касыймова таныштырды.

2025 елның апрель аенда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырып тапшыру буенча декларация кампаниясе узды.  «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның 8 статьясының беренче пункты нигезендә һәр муниципаль хезмәткәр эш бирүчегә үзенең, гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәте турында белешмәләр бирергә бурычлы.

Декларация кампаниясе 30 апрельгә кадәрге вакыт аралыгында узды. Бу вакыт эчендә  Актаныш районы башлыгы, район башлыгы урынбасары, Контроль – хисап палатасы рәисе, Актаныш муниципаль районының 65 муниципаль хезмәткәре,  49 авыл җирлеге советы башлыгы һәм секретаре,  191 авыл җирлеге һәм район советы депутатлары, 62 муниципаль оешма - предприятияләре җитәкчеләре   керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрен 367 кеше тапшырды. Махсус хәрби операциядә булу сәбәпле, бер кеше декларациясен тапшыра алмады. 

Депутатлардан 120 кеше уведомление тапшырган. Барлык бирелгән белешмәләр «БК белешмәсе»нең соңгы версиясендә 2.5.5. махсус программасы  ярдәмендә тутырылды. Мәгълъм булганча, декларация чоры узганнан соң, хезмәткәргә, әгәр декларациясендә  хаталар табыла икән,1 ай эчендә төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бирелә.

 

Декларация чоры узганнан соң 3 муниципаль хезмәткәр декларацияләрендә хаталар табып төзәтмәләр кертте.

 

Бу елны Россия Федерациясе Президентының "Махсус хәрби операция үткәрү чорында кайбер категория гражданнар тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә бурычларны үтәү, чикләүләрне һәм тыюларны үтәү үзенчәлекләре турында" 29.12.2022 нче елның 968 санлы  Указы нигезендэ Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында  керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат урнаштырылмады һәм мондый мәгълүматларны гомумроссия массакүләм мәгълүмат чараларына бирү башкарылмады.

 

Актаныш районы прокуратурасы запросы белән муниципаль хезмәткәрләрнең, шул исәптән авыл  җирлекләре  муниципаль хезмәткәрләренең керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләрне – декларация тикшерүгә  соратып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев