Махсус хәрби операциядә катнашучыларыбыз Сабада өстәл теннисы ярышларында көч сынашты
Байлар Сабасында ТР Рәисе Кубогы турниры кысаларында спорт ярышлары узды. Өстәл теннисы бәйгесендә Актанышның махсус хәрби операциядә катнашучылары Илсур Зәкиев белән Әлфис Шәйхелмәрдәнов та көч сынашып кайттылар.
«Татарстан Республикасы Рәисе спорт кубогы» турниры махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннары арасында оештырыла. Турнир ике этапта, 2025 елның июленнән сентябренә кадәр дәвам итә. Турнир йөзү, өстәл теннисы, армрестлинг, нарды, ату, волейбол, футбол спорт төрләрен үз эченә алган.
Махсус хәрби операциядә катнашучы, Чечня хәрби хәрәкәтләре ветераны Илсур Зәкиев Әлмәттә оештырылган йөзү ярышында катнашып кайткан иде инде. 2 август көнне райондашыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы Әлфис Шәйхелмәрдәнов белән Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча да көчләрен сынадылар.

Саба районы безне ачык йөз белән каршы алды. Өстәл теннисы ярышы ике залда узды. Берсендә абсолют группа, икенче ягында инвалидлыгы булган ветераннар ярышты. Бүләкләре бик әйбәт иде. Бик күп танышларымны очраттым. Әлмәттә йөзү ярышларында танышкан егетләрне күрдем. Украинада махсус хәрби операциядә бергә көрәшкән дусларны очраттым. Ашату яхшы оештырылган иде. Ял итеп кайттык. Районнан безне оештырып озатучыларга, турнирны оештыручыларга бик зур рәхмәт,-ди Илсур.
ТР Рәисе Кубогы турниры- яңа спорт чарасы, ул киләчәктә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннары өчен традицион ярышка әйләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев