Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Актаныш егете Фәдис Гарипов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

Райондашыбыз Фәдис Гарипов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Аңа әлеге зур бүләкне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов әти-әнисе, хатыны, улы каршында тантаналы төстә район хакимиятендә тапшырды.

Фәдис Гарипов махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Ватаныбыз мәнфәгатьләре өчен көрәшкә кушылды, мобилизация белән махсус хәрби операциягә киткән иде. Фәдис Фазылҗан улы үзен һәрьяклап үрнәк, батыр сугышчы итеп күрсәтте. Батырның бүләге үзен эзләп тапты. Фәдис Гариповка «Батырлык өчен» һәм махсус хәрби операциядә катнашучы медален Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды. 

Фадис- чын патриотлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге. Аның батырлыгы һәм фидакарьлеге тирән хөрмәткә лаек. Катлаулы сугыш хәрәкәтләре шартларында ул үзен батыр һәм оста сугышчы итеп күрсәтеп кенә калмый, ә дуслары кебек үк Ватанны саклау өчен гомерен куркыныч астына куярга әзерлеген раслый.
 
Ленар Рафак улы Фәдиснең әти-әнисенә аерым рәхмәт белдерде. Нәкъ менә алар батыр райондашыбызны чын герой, намуслы һәм кешелекле, кечелекле кеше тәрбияләгәннәр.

Руслан Усманов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев