Актаныш

Актаныш районы

16+
Инфраструктура

Актаныштагы төзелешләрне ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов карады

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Актаныш районына эш визиты белән килде. Фәрит Мөдәрисович муниципалитетның юл тармагындагы төзелеш эшләре белән танышты. Шулай ук районыбыз территориясендә сафка басып килүче берничә мөһим объектта булды.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов иң элек Актаныш районы Качкын авылы янындагы Баҗана елгасы аша төзелеп килүче күпер төзелешен карады. Әлеге күпер М7 трассасындагы мөһим объектларның берсе.

Министр район башлыгы Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән берлектә биредәге төзелеш эшләре барышына бәя бирде, төзүчеләр белән аралаштылар һәм графикның һәм технологик таләпләрнең үтәлешен күздән кичерделәр.

Аннары рәсми затлар Түке-Татар Ямалысы автомобиль юлын карадылар, биредәге юл өслеген киң колачлы яңарту дәвам итә. Актанышның төп транспорт артериясе булган Ленин проспектына капиталь ремонт ясау белән дә якыннан таныштылар.

Визитның югары ноктасы 2025-2027 елларга юл эшләре программасына кертелгән чараларның үтәлешенә, һәм 2026-2028 елларда Актаныш районындагы перспективаларга багышланган киңәшмә булды. Фәрит Хәнифов Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов булган «Тормыш инфраструктурасы» милли проектының республикада масштаблы юл проектларын финанслауны һәм гамәлгә ашыруны тәэмин итүнең әһәмиятен ассызыклады.

Киңәшмә барышында ТР Министрлар Кабинетының 19.07.2025 №534 карарында каралган юл эшләре программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Алдагы өч елга планлаштырылган объектларны төзүгә, реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга аерым игътибар бирелде. 

Актаныш муниципаль районы торак пунктларының урам-юл челтәренең торышы, шулай ук төбәктәге вак ташлы автомобиль юлларының саны һәм торышына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Бетон автомобиль юлларын төзү проектларын гамәлгә ашыру перспективалары турында аерым фикер алыштылар. 

Киңәшмә ахырында Актаныш муниципаль районының Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы белән килешүгә әзерлек статусы каралды, ул якларның муниципалитетның юл инфраструктурасын үстерү буенча планнарын һәм йөкләмәләрен билгеләргә тиеш.

Руслан Усманов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев