Августның беренче ял көннәрендә Яңа Җияш һәм Иске Солтанголда Авыл көнен билгеләп үттеләр
3 августта Яңа Җияш авылында якты һәм күңелгә үтеп керерлек, гомергә истә калырлык бәйрәм — Авыл көне булып узды. Бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан гына түгел, илебезнең төрле почмакларыннан: Казан, Яр Чаллы, Ижай, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама һәм хәтта Себердән дә авылдашлар кайткан иде.
Бәйрәм рухи үгет-нәсыйхәттән башланып китте: имам-хатыйб Финус хәзрәт Хәйретдинов Коръән аятьләрен укыды һәм вафат булган якташларыбыз истәлегенә дога кылды.
Махсус хәрби операциядә Ватаныбызның киләчәге өчен көрәшүче Фердинанд Гыйләҗетдиновка аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Фердинандның апасына һәм авылның иң өлкән кешеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм биш сәгатьтән артык дәвам итте, кунакларның күңелләрендә җылы истәлекләр калдырды.

Авыл бәйрәме Иске Солтангол авылында да узды. Балалар уеннарда һәм бәйгеләрдә дәртләнеп катнаштылар, ә өлкән буын яшьлек елларын гармун көйләрен тыңлап рәхәтләнеп искә алды.

Кунакларны бай программа көткән икән: тамашачылар иҗат коллективлары чыгышларын карады, халык җырларына кушылды, күмәк биюләрдә, спорт ярышларында катнашып үзләренең көчләрен сынады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев