Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Белгеч киңәше

Рестораннарда һәм кафеларда өстәмә хезмәтләр өчен түләү алу законлымы?

Хәзерге дөньяда ресторанга бару яки дуслар белән кофейняда утыру - ул ризык кабул итүгә караганда зуррак нәрсә. Еш кына бу үзенчәлекле ритуалга әверелә. Кешеләрнең ресторанга килүенең иң ачык сәбәбе - сервисның югары дәрәҗәсе булган матур урында булу. Бу безнең эстетик ихтыяҗ. Татарстан Республикасы Д л т алкоголь инспекциясенеәү ә ң Яр Чаллы территориаль органы

Ресторанга бару безгә һәрвакытта да уңай хис-
кичерешләр китерми, сыйфатлы ризык кына түгел, ә хезмәт күрсәтү өчен өстәмә түләү
турында юл булган счетта - 10% - безнең кәефне бозарга мөмкин. Рестораннарда,
кафеларда һәм җәмәгать туклануының башка оешмаларында хезмәт күрсәтү өчен түләү
алу («чаевые» дип атала) законлымы?


РФ Хөкүмәтенең «Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү Кагыйдәләрен раслау
турында» 2020 елның 21 сентябрендәге 1515 номерлы карары нигезендә җәмәгать
туклануы хезмәтләре рестораннарда, кафеларда, барларда, ашханәләрдә, һәм башка
җәмәгать туклануы урыннарында күрсәтелә. Моннан тыш, «Җәмәгать туклануы
хезмәтләре. Персоналга таләпләр» ГОСТ Р 50935-2007 нигезендә башкарыла. Официант -
ул залда кулланучыларга хезмәт күрсәтү, шул исәптән өстәл бизәү, ашамлыклар,
эчемлекләр бирү, кулланучылар белән исәп-хисаплар белән шөгыльләнүче хезмәткәр.
Шул рәвешле, официантның гамәлләре - җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүдән башка
нәрсә түгел һәм әлеге хезмәтләр белән аерылгысыз бәйләнгән. Официантның эшен аерым
мөстәкыйль хезмәт буларак классификацияләү мөмкин түгел, чөнки бу җәмәгать
туклануын оештыруның турыдан-туры бурычы, аларда официант булу кирәк.
Алай гына да түгел, «Җәмәгать туклануы оешмаларына, аларда азык-төлек продуктлары
һәм азык-төлек чималы әзерләүгә һәм аларның әйләнешенә санитар-эпидемиологик
таләпләр» күрсәтелгән 1079-01 5.1 2.3.6 пунктын үтәү йөзеннән җәмәгать туклануы
оешмасы хезмәткәрләре әзерләнгән ризыкларны үзе ала алсын һәм нәтиҗәдә хезмәт
күрсәтү буенча официант хезмәтләре өчен түләмәсен өчен килүчене кухняга кертергә
хокуклы түгел. Димәк, әзер ризыкны кулланучыга өстәмә түләү алмыйча гына җәмәгать
туклануы оешмасы хезмәткәрләре китерергә тиеш.
Шулай итеп, җәмәгать туклануы хезмәтләренә бәя бары тик менюда күрсәтелгән әзер
ризык бәясе белән генә билгеләнергә, икенче төрле әйткәндә, әзер ризык һәм эчемлекләр
өчен түләүне генә үз эченә алырга тиеш.
Хезмәт күрсәтү өчен өстәмә процентлар хисапка кертелгән очракта, ресторан кунагы
теләсә кайсы вакытта мәҗбүри хезмәтләрдән баш тартырга һәм түләнгән сумманы кире
кайтаруны таләп итәргә мөмкин. Официант яки администратор мондый үтенечне
игътибарсыз калдырганда, җәмәгать туклануы предприятиясе оешмасы җитәкчесе
исеменә язма дәгъва төзергә тәкъдим ителә. Шулай ук кулланучы таләпләрен ирекле
рәвештә канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, бәхәс суд эше кысаларында хәл
ителергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Яр Чаллы территориаль органы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев