8 август 2025 яңалыклары
-
В Татарстане значительно увеличили выплаты контрактникам
Теперь она составит 3,1 миллиона рублей – это одна из самых высоких выплат в стране.
-
Безнең фотолар: Актаныш районының алдынгы физкультурачылары бүләкләнде
Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге эшчәнлегенә багышланган конференциянең иң күңелле мизгелләре - районыбызның физкультура-спорт юнәлешен үстерүдә хезмәт куйган алдынгыларны хөрмәтләү булды. Бүләкләрне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов тапшырды.
-
Спорт осталары конференциясендә: Алдынгылар хөрмәтләнә, җитәкчеләр хәл итә
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә физкультурачылар көненә багышланган конференция узды. Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге эшчәнлегенә багышланган конференция нәтиҗәле тәэсирләр калдырды. Актаныш районының спорттагы уңышлары, яуланган биеклекләре белән танышып, хәл итәсе мәсьәләләр дә көн кадагына чыгарылды.
-
Дәүләт программасы ярдәме белән Актаныш районының Иске Сәфәр авылы урамнары төзекләндерелә
Татарстан Республикасындагы «ЩПС» дәүләт программасы бик күп авылларны юллы итте. Әлеге программага Иске Сәфәр авыл җирлеге 2022 елдан бирле катнаша. Быел да авылның Һади Такташ һәм Хөсәен Ямашев урамнары «ЩПС» дәүләт программасы ярдәмендә төзекләндерелә.
-
Хезмәт белән җыр кушылганда: «Чәчер» хуҗалыгында агитбригада концертыннан безнең репортаж
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеның агитбригада төркеме «Чәчер» хуҗалыгы игенчеләренә төшке ял концерты бүләк итте. Ленарис Шәңгәрәев, Алсу Булатова, Нәзлия Гобәева, Робсон Мусин, Айнур Гыйльманов Уръяды авылы янындагы басуда иң матур җырларын, күңелләрне җилкендерерлек сүз-шигырьләрен комбайнчыларга, ашлык ташучыларга, җир эшкәртүче механизаторларга, янгын сүндерүче шоферларга багышлады.
-
Татарстан присоединится ко Всероссийскому агродиктанту
Всероссийский агродиктант пройдет в период Недели агропромышленного комплекса c 8 по 12 октября 2025 года в офлайн формате на 300 площадках в 89 регионах, а также онлайн — на официальной платформе агродиктант.рф.
-
Игътибар: юлларда – балалар
1-10 август аралыгында республикада “Балалар юлларда !” профилактика акциясе үтә.
-
«Ихлас гамәл» Актанышта маскировка сеткалары үрүне кабат яңартты
Балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен маскировка үрү эшләре кабат яңарды. Быелның март аенда биредә ветераннарның «Сәламәтлек» клубы әгъзалары япмалар яу кырына озаткан иде инде. Материаллар беткәч, эш тукталды. Матур җәй көнендә сеткалар үрү идеясе «Ихлас гамәл» оешмасы җитәкчесе Илина Арсланованыкы.
-
Татарстанда мәшгульлек хезмәтенең төп юнәлешен атадылар
Хәзер мәшгульлек хезмәте белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучылар белән эшли.
-
Бүген яшенле яңгыр көтелә
Җомга көнне, 8 августта, Татарстанда яңгырлар, көндез һәм кичен – көчле яңгырлар, ә кайбер районнарда яшен һәм хәтта боз явуы көтелә.