Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Спорт осталары конференциясендә: Алдынгылар хөрмәтләнә, җитәкчеләр хәл итә

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә физкультурачылар көненә багышланган конференция узды. Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге эшчәнлегенә багышланган конференция нәтиҗәле тәэсирләр калдырды. Актаныш районының спорттагы уңышлары, яуланган биеклекләре белән танышып, хәл итәсе мәсьәләләр дә көн кадагына чыгарылды.

Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге эшчәнлегенә багышланган конференцияне район башлыгы Ленар Зарипов алып барды.

Иң элек сүз комитет җитәкчесе Айгиз Мәгъдәновка бирелде. Айгиз Хәлил улы районыбызда тулы канлы эшчәнлек алып баручы чаңгы, көрәш, өстәл теннисы, шахмат, йөзү, бадминтон, җиңел атлетика, автокросс спорт төрләренең уңышларын барлады, спорт төрләрен тагы да популярлаштыру, югары нәтиҗәлелеккә ирешү буенча үзе күзаллаган юлларны күрсәтте.

Яшь буынны спортка тартуда, балаларны ярышларга катнаштыру, алып бару, алып кайту, бәйгеләр оештыруда зур ярдәм күрсәтүче «БлагоДарение» хәйрия фонды директоры, шахмат һәм чаңгы федерацияләре рәисе Фәрит Салиховка, аның уллары, меценатлар Ирек һәм Илнар Салиховларга рәхмәтен әйтте. 

Киң җәмәгатьчелекне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, ГТО нормативларын тапшыру, спартакиадалар хәрәкәтен тагы да җәелдерү, авыл җирлекләрендә спорт мәйданчыкларыннан бөтен куәткә файдалану турында да сөйләде.

«Батыр» спорт мәктәбе директоры Назил Латыйпов узган елгы эшчәнлекне анализлады. «Лачын» спорт мәктәбе директкоры урынбасары Лариса Константинова районда чаңгы һәм алкалы хоккей буенча нәтиҗәләрне йомгаклады.

Ленар Зарипов чыгышларда әйтелгән мәсьәләләрне кичекмәстән хәл итәргә кирәклеген ассызыклады. 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны, инвалид райондашларыбызны спортка тарту, алар белән аерым шөгыльләнү кирәклеген әйтте. Биредә күтәрелгән мәсьәләләр сүздә калмыйча, гамәлдә тормышка ашырылырга тиешлегенә басым ясады. Шулай ук остазларга, тренерларга районыбызның физкультура, спорт өлкәсендә куйган фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Конференция котлау һәм бүләкләүләр тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев