Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Дәүләт программасы ярдәме белән Актаныш районының Иске Сәфәр авылы урамнары төзекләндерелә

Татарстан Республикасындагы «ЩПС» дәүләт программасы бик күп авылларны юллы итте. Әлеге программага Иске Сәфәр авыл җирлеге 2022 елдан бирле катнаша. Быел да авылның Һади Такташ һәм Хөсәен Ямашев урамнары «ЩПС» дәүләт программасы ярдәмендә төзекләндерелә.

 Иске Сәфәр авылы җитәкчелеге авыл юлларын төзекләндерү максатыннан 2022 елда Татарстан Республикасындагы «ЩПС» дәүләт программасына мөрәҗәгать итә. Шушы елда программага кертелгән 800 метр юлның Хөсәен Ямашев урамындагы 383 метры куллануга тапшырылган. 

2024 елда программа яңадан куәт ала, бүген Иске Сәфәрнең Һади Такташ һәм Хөсәен Ямашев урамнары яңартыла. Быелга каралган план нигезендә «Актаныш юллары» төзелеш оешмасы әлеге урамнарга 300 метр юл сала. Акчага салып исәпләгәндә, юл төзелеше 3 миллион 600 мең сумны тәшкил итә.

-Юллар- авылны яшәтү көченә ия. Явымлы елларда урамнарга чүп җыю машиналары да керә алмаган вакытлар булды. Юлларны сыйфатлы итеп төзергә кирәк. «ЩПС» дәүләт программасы буенча сазлыклы урамнарга таш та салына, шуңа ныклы килеп чыга. Башта кара туфракны кырып салдыралар, 18 сантиметр калынлыкта ком, аның өстенә нәкъ шуның кадәр күләмдә таш түшәлә. Яңгыр сулары агарга канаулар ясала.

Ел тәмамланганчы, Иске Кадермәт авылының урамнарын караячакбыз,- ди Иске Сәфәр авылы башлыгы Әхәт Гыйздуллин.

 

 Авыл халкы урамнарны төзекләндерүне куанып каршылый.

-Без яшьрәк чакта, яңгыр яуса урамны аркылы да чыгып булмый иде. Хәзер гел карап, төзәтеп торалар. Машиналар батып ятканы юк, төзүчеләргә, җитәкчеләргә рәхмәт,- ди Һади Такташ урамында яшәүче Фәндәрия Саматова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев