Игътибар: юлларда – балалар
1-10 август аралыгында республикада “Балалар юлларда !” профилактика акциясе үтә.
Аның максаты булып, юлларда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм кисәтү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрүләренә этәргеч ясау тора. Бу хакта
районның ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев бәян итте.
– Республикада балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны кискен арту сәбәпле, дәүләт автоинспекциясе әлеге профилактика акциясен уздыра. Бу аралыкта велосипедларда, самокатларда, электр самокатларында, мопедларда, мотоциклларда йөргән балалар белән аңлату эшләре алып барылачак. Аларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге искәртеләчәк, – диде.
– Юлларда кагыйдә бозучы балалар белән уртак тел табу авыр түгелме? Беркетмәләр төзегән очракта, ата-аналары ничек кабул итә?
– Формалы инспекторларны күргәч, балалар каушап кала. Башка кагыйдә бозмаска сүз бирәләр. Алга таба кагыйдәләрне үтәп йөрергә тырышалар. Ә балалары кагыйдә бозган ата-аналар арасында төрлесе бар. Кайберләре гаепләрен таный. Арада балаларын яклаучылар да юк түгел. Болай итеп, алар балаларының гомерләрен куркыныч астына гына куялар. Чөнки ул бала киләчәктә кагыйдә бозмас дип, берәү дә гарантия бирә алмый.
– Быелга чыккач безнең район территориясендә балалар катнашында ничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде?
– Җиде ай эчендә балалар катнашында ике юл фаҗигасе теркәлде. М-7 трассасында булганында бер баланың гомере өзелде, бер бала тән җәрәхәтләре алды. Икенчесе Актаныш – Мөслим региональ юлында. Монысында бер бала тән җәрәхәтләре алды. Узган ел бу вакытта өч юл-транспорт һәлакәте булган иде. Профилактика чараларын киметмибез. Мотоцикл, квадроцикллар белән идарә иткәндә кагыйдә бозучы берничә бала һәм зур кеше аерым махсуслаштырылган батальон хезмәткәрләре тарафыннан тоткарландылар. Хокук бозулар турындагы Административ кодексның 27.13 маддәсе буенча аларның транспорт чаралары махсуслаштырылган штраф тукталышына куелды. Алар кагыйдә бозган өчен штраф, эвакуатор өчен түләп кенә техникаларын кабат ала алалар.
Киләчәктә дә рейдлар үткәрү дәвам итәчәк. Ата-аналарга балаларыгызны урамга чыгарганда, юлларда сак йөрергә кирәклеген аңлатып чыгарсагыз иде, диясе килә.
2025 елның алты аенда Татарстан Республикасында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 211 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 6 баланың гомере өзелгән, 277се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елга караганда аварияләр саны 27гә, тән җәрәхәтләре алучылар да 27гә арткан.
Аварияләрнең 48 проценты җәяүле балалар катнашында булган. 30 юл-транспорт һәлакәте велосипедчы балалар, 11е балигъ булмаган механик транспорт чараларын йөртүчеләр белән бәйле. 68 очракта аварияләр балаларның игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан.
Самир Мортазин, 14 яшь:
– Актанышка әбиемә Казаннан кунакка кайттым. Электр самокатын ике ай элек кенә алдык. Аңа кадәр велосипедта йөри идем. Аяклар арый иде. Бу самокатның тизлеге сәгатенә 50 километрга кадәр җитә. Мин утыз километрдан арттырмыйм. Машина юлына чыкмаска тырышам. Башкаларга да кызу йөрмәскә киңәш итәм.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев